Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйнең ямен чебен бетерә

Безнең халык шулай ди. Чыннан да, җылы көннәрне без генә түгел, бөҗәкләр дә ярата. Табигатькә чыгам дисәң, алардан саклану чарасын алдан ук күрергә кирәк. Чөнки кайбер бөҗәкләрнең тешләве каты авыруга...

Безнең халык шулай ди. Чыннан да, җылы көннәрне без генә түгел, бөҗәкләр дә ярата. Табигатькә чыгам дисәң, алардан саклану чарасын алдан ук күрергә кирәк. Чөнки кайбер бөҗәкләрнең тешләве каты авыруга, хәтта үлемгә китерергә мөмкин.


Кычытып кына калмаса…
Черки, чебен, кигәвен, талпан, шөпшә, бал корты, төклетура…
Табигатьтә нинди генә бөҗәкләр юк! Берәүләре тешләп китсә, бу урын ике-өч көн кычытып йөри, икенчеләренең агуы исә температура күтәрелү, аллергия һәм бик нык агулануга китерергә сәләтле. Теге яки бу бөҗәк тешләгән урынның кызарып яки агарып торуы, бераз гына шешүе, кычытуы – табигый хәл. Ә менә күз тирәсе ачыта, тамакка «төер» утыра, тәннең башка урыннары да кычыта башласа, борчылырга урын бар. Боларга тын кысылу, күңел болгану, баш әйләнү, эч авырту да өстәлергә мөмкин. Вакытында тиешле ярдәм күрсәтелмәсә, кешенең аңын югалтып үлеп китүе дә ихтимал. Кайсы бөҗәк нинди зыян китерергә сәләтле? Кайсыннан ничек сакланырга?


жучкиЧерки
Черки тешләү, аллергия булмаган очракта, әллә ни куркыныч түгел. Ләкин бу урын гел кычытып торганлыктан, бала аны кашый, көйсезләнә. Нәтиҗәдә, ашавы начарлана, йокысы «кача». Әле бит яраларга инфекция керүе дә бар. Монысы исә тән температурасы күтәрелүгә китерәчәк.
Нишләргә? Ничек тә кычытуны басарга кирәк. Балага антигистамин (аллергиягә каршы) препаратлар эчертергә, ә черки тешләгән урынны спирт, одеколон кебек антисептик белән эшкәртергә кирәк.


Кигәвен, бөгәлчән
Бу бөҗәкләрнең агуы юк. Ләкин алар, тешләгәндә, тәнгә канның оешучанлыгын киметә торган матдә кертә. Шуңа да кигәвен яки бөгәлчән тешләгән урыннан, гадәттә, кан саркып тора, ялкынсыну барлыкка килергә мөмкин.
Нишләргә? Бөгәлчән тешләгән урынны антисептик белән эшкәртергә киңәш ителә.


Шөпшә
Бу бөҗәкләр чакканда тәндә укларын калдырмый, димәк, алар берничә мәртәбә тешләргә сәләтле. Моннан тыш, шөпшәләр башка «иптәшләрен» җәлеп итүче фермент бүлеп чыгара. Шуңа да, үзегезне яки балагызны шөпшә чаккан икән, тизрәк бу урыннан китәргә кирәк. Шөпшә тешләгән урын яндырып авырта, соңрак кызарып, шешеп чыга. Болардан тыш, күңел болганырга, баш авыртырга мөмкин.
Нишләргә? Балага аллергиягә каршы дару бирергә, җылы су эчертергә киңәш ителә. Шөпшә тешләгән урынны исә спирт, аракы, одеколон белән эшкәртергә кирәк. Аллергия башлануын сизүгә табибка мөрәҗәгать итегез!


Божан
Божан, шөпшә кебек үк, берничә мәртәбә чагарга сәләтле. Тышкы кыяфәте белән ул шөпшәгә охшаса да, аннан зуррак һәм куркынычрак. Бигрәк тә балалар өчен. Бу бөҗәк башны чаккан очракта, бит, муен шешенергә һәм кеше буылып үләргә мөмкин.
Нишләргә? Божан чаккан очракта, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез!


Бал корты
Бал кортлары үз ояларына куркыныч янавын сизгәндә генә чага. Кортның угы кеше тәнендә кала. Кемнедер чакканнан соң, бал корты үзе дә һәлак була. Корт чаккан урын кызарып, шешеп чыга.
Нишләргә? Иң элек укны алырга кирәк. Тик моны бармаклар белән кысып эшләргә ярамый. Болай агу, сытылып, тәнгә керәчәк. Бал кортының угын тырнак белән «сызып» алу яхшы. Укны төшергәч, шөпшә тешләгәндәге кебек эшләргә.


Урман бете
Талпаннар авыру таратучылар булып санала. Аларның иң куркынычлары – энцефалит һәм Лайм авыруы.
Нишләргә? Урман бетен тәннән алырга кирәк. Моның өчен эскәк ярдәмендә талпанны авызына якын җирдән эләктерергә, тешләнгән урынга перпендикуляр рәвештә, үз күчәре тирәсендә борырга һәм тартып алырга. Талпан тешләгән урынны спирт яки йод белән эшкәртергә кирәк. Урман бетен исә лабораториягә тапшырыгыз. Анда талпанның энцефалит вирусы белән зарарланганмы-юкмы икәнлеген тикшерәчәкләр. Авыру табылган очракта, урман бете кадалган кешегә талпанга каршы дару бирәләр.


Тешләмәсеннәр өчен нишләргә?
Җәй көне чебен-черкидән качып котылып булмый. Тәнгә һәм киемгә аларны куркыта торган махсус спрей сиптерергә яки гель сөртергә мөмкин, әлбәттә. Тик бөҗәкләргә каршы мондый агуларның аллергия барлыкка китерүе дә мөмкин. Шуңа да гап-гади кагыйдәләрне исегездән чыгармагыз, балаларыгызны да моңа өйрәтегез:



  • бөҗәкләрнең тынычлыгын бозмаска тырышыгыз (төрле куышларга кермәскә – шөпшә оялары булырга мөмкин, зур ташларны әйләндермәскә – алар астында агулы бөҗәк яшәве бар, умарталар янына якын бармаска, чәчәкле чирәм өстеннән яланаяк йөрмәскә һ.б.);

  • шөпшә, божан ояларын кечкенә вакытта ук юк итегез;

  • агач астындагы черегән җиләк-җимешләрне шөпшә, бал кортлары, кырмыскаларның бик тә яратуын исегездән чыгармагыз;


Дәвамы.


Фотосурәт: masterpodelok.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ