Җәлилче Баттал

“Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесендә инженер булып эшләгән Фәрит Фуат улы Батталов – данлыклы нәселдән. Ул – җәлилче Абдулла Батталның туганы. “Абдулла абыйны фотосурәттән күреп һәм әти-әни, туганнарыбыз хатирәләреннән генә беләбез, – ди ул. Берничә ел элек Берлинга барып кайтты ул.

Салих Батталны без хәрби очучы һәм шул ук вакытта талантлы ша­гыйрь, драматург, прозаик, ә Мө­барәк Батталны республикада атаклы гобойчы, музыкант бу­ларак беләбез. Калган туганнары турында ни әйтә аласыз?

– Иң өлкәне – Галимҗан абый Гражданнар сугышын үтеп, Ватан сугышында Мәскәү асты бәрелешләрендә башын сала. Ләйлә апа ире Гариф абый белән һәрчак Абдулла абыйның зур таянычлары була. Хәтта ул әсирлектә чакта «үлем кар­точкасын» тутырганда да яшәү урынын Казан, ә әти-әнисе итеп апасы белән җизнәсен яздыра. Ишетүемчә, ул моны үзенең үлем хәбәре беренче булып әнкәсенә килеп ирешмә­сен, аңа авыр булмасын өчен эшли. Абдулла Баттал исә үз авылларыннан Хәдичә исемле кызга өйләнә. Кызлары Рәйсә туа, кызганыч, сабый ике яшендә үк үлеп китә. Әтием Фуат бу гаиләдә төпчек бала. Башка туганнары өле­шенә төшкән кыенлыклар әтине дә читләтеп үтми. Ул заводта мастер иде. Сугыштан соңгы елларда һәрвакыт «халык дош­манының энесе» дип телгә ал­дылар. Хәтта хөкүмәт бүләк­ләренә тәкъдим ителгәндә дә исемен сызып барганнар. Хәтергә нык уелып, тирән яра салган вакыйгалар да булды. Брежнев чорында хәрби би­летларны алыштыру кампа­ниясе башланды. Ни хикмәт – шул вакытта аның билетында Бөек Ватан сугышында катна­шуы турындагы язма юкка чыккан һәм шуның аркасында ул тиешле таныклыгын ала алмады. Сәер бит – хәрби бүләк­ләре бар, ә таныклык юк!

Берлинга бару уе ничек туды?

– Мин бу сәфәргә, матди якны да уйлап, 6 елл әзерләндем. Кызым Наи­лә белән (ул инглиз телен әйбәт белә) Германиядә нәкъ алты көн булдык. Плетцензее төрмәсенә бардык. Җәзалау урынын карадык, гильотина юк инде анда. Германиянең Нацизмга каршылык хәрәкәте музеенда булдык. Шарлоттенбург районы ЗАГСыннан абыебыз Аб­дулла Батталның үлеме турын­дагы белешмәне алдык. Безгә кадәр андый документларны Муса Җәлилнең кызы Чулпан, Абдулла Алишның оныгы Тимур алып кайткан иде.

Алман телендәге әлеге таныклык белән кызыксынучылар кайда таныша ала?

– Әиемнең туган авылы – Алексеевск районы Олы Тигәнәле музеена бирдем.

Фәрит, мәрхүмнәрнең күмелү  урыннары – зиратлары турында да берәр хәбәр алып кайтмадыңмы?

– Гильотинада җәзалап үтерелүчеләрне җирләмәгәннәр икән, гәүдәләре аналитик тикшеренүләр өчен лабораторияләргә озатылган, дигән мәгълүматым гына бар.

Надия ШӘЙХЕТДИНОВА 

Добавить комментарий