Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Бүген «Почта бүлекчәләре һәм почтальоннар конкурсы» җиңүчеләрен бүләкләделәр. Татмедиа әлеге бәйгене, «Татарстан почтасы» белән берлектә, җиденче тапкыр үткәрә. Конкурсның төп шартларының берсе – абун...

Бүген «Почта бүлекчәләре һәм почтальоннар конкурсы» җиңүчеләрен бүләкләделәр. Татмедиа әлеге бәйгене, «Татарстан почтасы» белән берлектә, җиденче тапкыр үткәрә. Конкурсның төп шартларының берсе – абунәчеләр санын арттыру. Җиңүчеләрне берничә номинациягә бүлеп билгелиләр. 2017 елның беренче ярты еллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча


 «Иң яхшы почта бүлекчәсе» номинациясендә – Кама Тамагы районы Теньки почта бүлекчәсе;

«Журнал буенча иң яхшы тираж» номинациясендә – Чүпрәле районы Кече Чынлы почта бүлекчәсе;

«Иң яхшы авыл почтальоны» номинациясендә – Балтач районыннан Кәлимуллина Рәмзия;

«Иң яхшы кече шәһәр почтальоны» номинациясендә – Арчадан Габдрахманова Гөлшат;

«Иң яхшы шәһәр почтальоны» номинациясендә Яшел Үзәннән Морозова Юлия беренче урын яулады.



Җиңүче почтальоннарга – 15 мең, ә почта бүлекчәләренә 30 мең акчалата бүләк тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ