Логотип Магариф уку
Цитата:

Йөрәкнең ишетү сәләте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Шушы көннәрдә Казан төзүчеләр лицеенда дөньяда беренче тапкыр ишетмәүчеләр арасында һөнәри осталык  бунча DeafSkills International дип исемләнгән төбәк бәйгесе үткәрелде. Ярышлар Р.Н.Миңнехановның те...

Шушы көннәрдә Казан төзүчеләр лицеенда дөньяда беренче тапкыр ишетмәүчеләр арасында һөнәри осталык  бунча DeafSkills International дип исемләнгән төбәк бәйгесе үткәрелде.


DSC_0703DSC_0707DSC_0727 DSC_0725 DSC_0747DSC_0706DSC_0738


DSC_0740Ярышлар Р.Н.Миңнехановның теләктәшлеге белән уздырылды. Ике көн дәвам иткән чемпионат мәрәкәсендә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Л.Р. Фазлыева, Бөтендөнья ишетмәүчеләр федерациясе һәм Бөтендөнья инвалидлар альянсы  Президенты доктор Колин Аллен, DeafSkills Халыкара ассоциациясе Президенты Станислав Иванов, Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте Президенты Валерий Рйухледев һәм башка рәсми кешеләр катнашты.


DSC_0715


DeafSkills халыкара ассоциациясе 2016 елның мартында  Россия башлангычында оештырыла. Хәрәкәтнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын ишетмәүчеләрне эшкә өйрәтү һәм урнаштыру проблемаларына якынайтуга, аларның талантларын ачуга, эшкә булганлыкларын күрсәтүгә нигезләнгән.


Әлеге игелекле чара инвалидларның «Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте» гомумроссия җәмәгать оешмасы һәм «Абилимпикс» коммерцияле булмаган автоном оешма  башлангычында оештырылды. Изге эшне тормышка ашыруда ТРның  Мәгариф һәм фән,  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, «Һөнәри хокуклар  өлкәсенең  үсеш үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының  ярдәме зур булды. Төбәк бәйгесендә катнашырга Мәскәүдән, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Свердлау, Сарытау, Пенза өлкәләреннән килгән яшь һөнәрчеләр килгән иде. Ярышлар ун төрле һөнәр буенча узды. Булачак ташчылар, буяу һәм бизәү, эретеп ябыштыру, чәч кистерү, аш-су осталары янында тамашачылар аеруча күп булды. Бәйгедә катнашучыларның куллары кулга тимәде . Аларның остазларын кул хәрәкәтләре аша гына түгел, йөрәкләре аша да аңлап эш итүләре сау кешеләрнең күзләренә дә бәрелеп тора иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ