Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар сездән бияләй көтә

Исегезгә төшерәбез,«Мәгариф» журналы редакциясе («Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары) һәм Якутиянең милли массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясе белән берлектә «Җылы рәхәте» дигән социаль...


Исегезгә төшерәбез,«Мәгариф» журналы редакциясе («Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары) һәм Якутиянең милли массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясе белән берлектә «Җылы рәхәте» дигән социаль акция оештырып җибәрде.




Салкын кышта кулларыбызны гына түгел, җаннарны да җылытырлык бияләйләр хәстәрләү акциясендә журналларыбызны укучы барлык дусларыбыз да катнаша ала. Бияләйләрне күңелегез кушканча – йон җептән бәйләргә дә, күннән тегәргә дә мөмкин. Иң мөһиме – ул кул эшләнмәсе булырга тиеш. Милли бизәкләр төшереп эшләнгәннәре аеруча хупланачак.
Акциядә катнашу өчен 31 гыйнварга кадәр 420066 Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт, а/т 47 адресы буенча яки турыдан-туры редакциягә (7 кат) бияләйләр китерергә кирәк.
Иң оригиналь бизәкле бияләй Якутиягә китәчәк. Аның авторына редакциядән махсус бүләк – Г.Камал театрына билет биреләчәк. Калган бияләйләр Казанда урнашкан балалар һәм картлар йортларына тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ