Логотип Магариф уку
Цитата:

1 сентябрь - Белем бәйрәме белән!

Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, әни-әтиләр, студентлар, укучылар!Ихлас күңелдән сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрик итәбез! 1 сентябрь – мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче б...

Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, әни-әтиләр, студентлар, укучылар!


Ихлас күңелдән сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрик итәбез! 1 сентябрь – мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар өчен дә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч вакыйга. Әлеге көн һәркем өчен бердәй кадерле, якын. Балачак, үсмерчакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле.


Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын. Яңа уку елы яңа иҗади уңышлар китерсен. Һәммәгезгә күтәренке рух, нык сәламәтлек, бәхет, хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. Быелгы уку елы яңа иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын. Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!


Сезне яратып, "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары хезмәткәрләре.


Фоторәсемнең чыганагы: ouaprilov.org.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ