Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайбычта укытучы белән укучыга һәйкәл ачылды

Кайбыч районының Олы Подберезье авылында укытучы белән укучыга һәйкәл ачылган. Әлеге чарада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашкан.Әлеге һәйкәл, Олы ­Подберезье мәктәбенең...


Кайбыч районының Олы Подберезье авылында укытучы белән укучыга һәйкәл ачылган. Әлеге чарада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашкан.



khehjjkehl



Әлеге һәйкәл, Олы ­Подберезье мәктәбенең 180 еллык юбилее уңаеннан, авылдашлары – Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев тарафыннан бүләк ителгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.


Һәйкәл эскәмиядә утыручы яшь укытучы белән укучы сыныннан гыйбарәт. Бу һәйкәл барлык укытучыларның да җыелма образы буларак кабул ителгән.


– Бу һәйкәл – безгә белем биргән яраткан укытучыларыбыз, бүгенге көн педагоглары һәм укучыларына бүләгем. Якташларым, аңа карап, үз укытучысын һәм балачагын искә алсын. Мондый һәйкәлне Россиянең башка бер төбәгендә күргәнем бар иде, эскизын камилләштереп, үзебезгә менә шунысын эшләттем, – дигән Петр Чекмарев.


Энгель Фәттахов 180 еллык мәктәп юбилеенда беренче тапкыр катнашуын әйтте.


– Бу һәйкәл – авыл халкына зур бүләк һәм ул укытучыларга дан җырлый. Минем дә әтием укытучы булып эшләде, 46 ел дәвамында башлангыч мәктәп белән җитәкчелек итте. Шуңа да бу һөнәрнең нечкәлекләре миңа кечкенәдән таныш. Шундый һәйкәл бүләк иткәне өчен Петр Чекмаревка рәхмәтем зур. Әйе, безнең студент елларыбыз бергә узды, бергә укыдык. Бүген мәктәптә ул утырган парта артында икәү фотога да төштек. Актаныш районында мин белем алган парта артында да аның белән фотога төшәргә сөйләштек. Олы Подберезье мәктәбе быел да республиканың иң яхшы 100 мәктәбе арасында. Күрсәткечләрегез чыннан да яхшы, алга таба да шулай дәвам итегез, – диде Энгель Фәттахов.


Чыганак: shahrikazan.com


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ