Логотип Магариф уку
Цитата:

Камал театры данлыклы татар спектакльләрен бушлай күрсәтәчәк

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Кабан күле яры татар спектакльләрен күрсәтү буенча җәйге программа тәкъдим итә. Бу хакта театр матбугат хезмәте хәбәр итә. Август аеның һәр...

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Кабан күле яры татар спектакльләрен күрсәтү буенча җәйге программа тәкъдим итә. Бу хакта театр матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Август аеның һәр җомгасында Камал театры архивта сакланган спектакльләрнең видеоязмаларын тамашачыга тәкъдим итә.  Спектакльләр күл буенда, ачык һавада күрсәтелә.  Репертуарда узган гасырның данлыклы спектакльләре белән беррәттән бүгенге популяр спектакльләр дә бар. 26 августта әлеге җәйге программа кысаларында театр артистлары оркестр белән берлектә "Зәңгәр шәл", "Яшь йөрәкләр", "Килә ява, килә ява" һәм "Галиябану" музыкаль спектакльләреннән өзекләр күрсәтәчәк.


Афиша:
17 август – «Галиябану», автор Мирхәйдәр Фәйзи, режиссер Илгиз Зәйниев, 2015 ел, драма.
24 август– «Курчак туе», автор Гаяз Исхакый, режиссер Фәрит Бикчәнтәев, 2009 ел, драма.
26 август – Камал театры артистлары һәм оркесты башкаруында «Зәңгәр шәл», «Яшь йөрәкләр», «Галиябану», "Килә ява, килә ява" спектакльләреннән өзекләр.
31 август – «Җанкисәккәем», автор Туфан Миңнуллин, режиссер Фәрит Бикчәнтәев, 1995 ел, комедия.
Фото: kamalteatr.ru Фото: kamalteatr.ru
Башлану вакыты - 20:30. Спектакльләр татар телендә рус теленә субтитрлар белән күрсәтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик шәп хәбәр бу! Автор: Мәликә

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ