Логотип Магариф уку
Цитата:

Казахстан белән Татарстанны ни берләштерә?

Тукаебыз язганча, «Тел, лөгать вә әхлак», рухи багланышлар», – дияр барчагыз. Бик тә дөрес. Әмма мин боларга: «Студентларның Бөтендөнья Универсиадасы да», – дип тә өстәр идем.Мәгълүм булганча, башкала...

Тукаебыз язганча, «Тел, лөгать вә әхлак», рухи багланышлар», – дияр барчагыз. Бик тә дөрес. Әмма мин боларга: «Студентларның Бөтендөнья Универсиадасы да», – дип тә өстәр идем.


Мәгълүм булганча, башкалабыз Казан моннан дүрт еллап элек – 2013 елның җәендә – студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы шаулап-гөрләп үткән иде. Ә менә бу көннәрдә Казахстанның Алма-Ата каласы дөньяның иң көчле спортчы студентларын үзенә җыйды. Кичә «Матч-ТВ» телеканалы аша биредәге XXVIII Бөтендөнья кышкы Универсиаданың ачылыш тантанасы шаһитлары булдык. Никадәр милли рух, казахча сөйләм хөкем сөрде анда! Күпләр, нәкъ минем кебек, ике сәгать ярым барган тантана барышын казах халкы белән горурланып, аларга ак көнләшү хисләре кичереп күзәткәндер.
Алма-Атадагы кышкы Универсиадада дөньяның 57 иленнән 2 меңнән артык студент яшьләр катнаша. Алар спортның 12 кышкы төре буенча 86 комплект медальләр өчен көрәш алып барачак.
Әлеге Универсиадада иң зур җыелма команда – Россиянеке: 350 кешелек делегация составында 227 спортчы студент. Алар арасында Татарстаннан чаңгычылар Лали Кварацхелия, Роман Тарасов, Анна Нечаевская, Артем Николаев, шулай ук капкачы Тимур Билалов һәм һөҗүмче Артем Осипов та бар. Универсиадада чыгыш ясаучы Россиянең алкалы хоккей буенча җыелма командасы составында Кукмара районының Сәрдекбаш авылы кызы - һөҗүмче Фәнүзә Кадыйрованың да булуы - безнең өчен икеләтә сөенеч, әлбәттә. Катнашучы спортчылар саны ягыннан II урында – Казахстан үзе (175 спортчы), III урында – Кытай җыелма командасы (119 спортчы). Универсиада программасына кергән барлык спорт төрләре буенча да Россия сортчылары дәгъва кылачак.
Алма-Атадагы Универсиада 8 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Шунысын да искәртик: студентларның киләсе XXIX кышкы Универсиадасы Россиянең Красноярск каласында узарга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ