Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Кремленең рәсми вәкиле: Мәгариф һәм фән министрлыгын әлегә бүлү күздә тотылмый

Татарстанда әлегә республика Мәгариф һәм фән министрлыгын ике ведомствога бүлү күздә тотылмый, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Хөкүмәт йортында...

Татарстанда әлегә республика Мәгариф һәм фән министрлыгын ике ведомствога бүлү күздә тотылмый, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларның соравына җавап биреп.
РФ Президенты Владимир Путин 15 майда Россиянең яңа Хөкүмәт структурасы турындагы указны имзалады. Аерым алганда, документ Россия Мәгариф һәм фән министрлыгын ике яңа министрлыкка (беренчесе – мәгариф, икенчесе – фән һәм югары белем) бүлүне күздә тота.
«Миндә булган мәгълүматлар буенча, әлегә ведомствоны бүлүгә кагылышлы андый планнар юк», - дип белдерде Лилия Галимова.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ