Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы башлану вакыты билгеле булды

17 июльдә мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Бәйрәм чаралары бу көнне Татарстанда бөтен мәчетләрдә иртәнге сәгать җидедә башланачак. Башта - вәгазь, якынча ярты сәгатьтән соң - гает намазы. Казан...

17 июльдә мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Бәйрәм чаралары бу көнне Татарстанда бөтен мәчетләрдә иртәнге сәгать җидедә башланачак. Башта - вәгазь, якынча ярты сәгатьтән соң - гает намазы. 


Казанда төп тантаналар Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. Иртәнге сәгать җидедә мөфти Кол Шәриф мәчетендә вәгазь укыячак. Мәчеттән "ТНВ-Планета" телеканалы аша трансляция оештырыла.


Бүген Казан шәһәре мэриясендә узган матбугат очрашуы барышында Башкарма комитет аппаратының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр иткәнчә, казанлыларны мәчетләргә илтер өчен Башкарма комитетның транспорт комитеты тарафыннан 24 автобус һәм 3 троллейбус маршруты каралган. Транспорт иртәнге сәгать бишенче яртыда (4.30) йөри башлый.


ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте, Матбугат.ру сайты материаллары буенча.


Шушы темага:


Фитра сәдакасын һәм зәкәтне Рамазан ае беткәнче бирергә кирәк

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ