Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсе уза

Август киңәшмәсенең пленар утырышы 21 августка билгеләнгән. “Казанда белем бирү – 2014: яңа кабул ителеш – яңа ресурслар – нәтиҗәләрнең яңа сыйфаты” темасын ачуга корылган киңәшмә Универсиада авылының...

Август киңәшмәсенең пленар утырышы 21 августка билгеләнгән. “Казанда белем бирү – 2014: яңа кабул ителеш – яңа ресурслар – нәтиҗәләрнең яңа сыйфаты” темасын ачуга корылган киңәшмә Универсиада авылының Халыкара мәгълүмати үзәгендә үткәреләчәк.


Башкала мэриясеннән алынган белешмә буенча, анда Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шәһәр Думасы депутатлары, башкала районнары һәм структуралары башлыклары, югары һәм урта һөнәри уку йортлары вәкилләре, шулай ук шәһәр белем бирү оешмаларының 1,1 меңнән артык педагогы һәм җитәкчесе катнашачак.


Аерым алганда, киңәшмәдә башкалада белем бирүнең 2013-2014 уку елы нәтиҗәләре, укыту сыйфаты мәсьәләләре, заманча технологияләр һәм укыту алымнарының кулланылышы, балалар үсеше һәм аларны җәмгыятькә уңышлы кертеп җибәрү өчен шартлар булдыру турында фикер алышачаклар. Шулай ук педагоглар һәм җитәкчеләр, мәктәпнең “Уңышлы мәктәптән – уңышлы укучыга” инновацион үсеш стратегиясенә нигезләнеп, киләсе 2014-2015 уку елына максат һәм бурычларны билгеләячәкләр.


"Татар-информ" МА материаллары буенча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ