Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучылары информатика буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады

Казан мәктәпләрендә белем алучы 4 укучы Екатеринбургта информатика буенча узган бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады.Олимпиада 6-12 апрель көннәрендә Б.Ельцин исемендәге Урал федераль университеты б...

Казан мәктәпләрендә белем алучы 4 укучы Екатеринбургта информатика буенча узган бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады.

Олимпиада 6-12 апрель көннәрендә Б.Ельцин исемендәге Урал федераль университеты базасында узды. Анда, Севастополь шәһәрендә исәпкә алып,  Россия Федерациясенең 50 субъектыннан 245 бала катнашты.


Җиңү яулаган Казан укучылары - Никита Чернега, Наил Миңгалиев һәм Алексей Волостнов - Ж.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиядә, Максим Корчагин 2 нче лицей-интернатта белем ала.


Олимпиадада республикадан 7 укучысы катнашты, КФУның Н.Лобачевский исемендәге лицее укучысы Кирилл Муравьев грамота белән бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ