Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан университеты БРИКС илләре иң яхшы университетлар рейтингында 66 нчы урында

Казан федераль университеты БРИКС һәм икътисади үсеш илләре арасында «Times Higher Education» рейтингында 66 нчы урынны биләде. Әлеге рейтингны Британия журналы тәкъдим итте. 2016 елда КФУ БРИКС...

Казан федераль университеты БРИКС һәм икътисади үсеш илләре арасында «Times Higher Education» рейтингында 66 нчы урынны биләде. Әлеге рейтингны Британия журналы тәкъдим итте.


 

2016 елда КФУ БРИКС илләре университетлары рейтингында 31 нче урында булган.


Бу юлы исемлеккә барлыгы 41 илдән 300 университет (2016 елда 200 университет) кергән. Иң яхшы югары уку йорты исеменә Россиядән - 24, Кытайдан - 52, Һиндстаннан – 27 югары уку йорты тәкъдим ителгән.


Беренче урында Пекин университеты, икенче урында Цинхуа Университеты тора. М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты өченче урында урнашкан. Аннары Кейптаун Университеты (Көньяк Африка Республикасы) һәм Кытайның фән һәм технологияләр университеты килә.



"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ