Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан юридик институтын быел 151 полиция офицеры тәмамлаган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында көндезге бүлекне тәмамлаучыларга багышланган тантаналы чара булды. Быел югары уку йортын 151 полиция офицеры, шул исәптән 49 хатын-кыз тәмамл...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында көндезге бүлекне тәмамлаучыларга багышланган тантаналы чара булды. Быел югары уку йортын 151 полиция офицеры, шул исәптән 49 хатын-кыз тәмамлый.


Институт башлыгы, полиция генерал-майоры Фоат Зиннуров белдергәнчә, бүгенге чыгарылыш укучылары укуда гына түгел, спортта да зур уңышларга ирешкән. Кайберләре, практика вакытында җинаятьчеләрне тоткарлауда катнашып, «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.


Курсантларны укуларын уңышлы тәмамлаулары белән туганнары, дуслары һәм укытучыларыннан тыш, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та котлады. Ул ассызыклаганча, бүген институт һәм аның хезмәткәрләре тормышында тантаналы вакыйга.


“Сезнең алда зур бурыч тора. Әлеге эштә җиңел юллар юк, әмма без сезгә өметләнәбез, ышанабыз һәм уңышлы хезмәт телибез», - дип котлавын җиткерде Минтимир Шәймиев.


Республика Дәүләт киңәшчесе аерым рәхмәт сүзләрен курсантларның ата-аналарына белдерде. "Балаларыгыз лаеклы юл сайлаулары белән сез горурланырга тиеш", – дип билгеләп үтте ул.


Россия Эчке эшләр министрлыгының Оператив идарә башлыгы урынбасары Анатолий Лебедев Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевтан килгән котлауны укыды.


Курсантларга теләкләр җиткергәннән соң, югары уку йортының гимны астында һавага ак күгәрченнәр очырттылар. Тантана азагында чыгарылыш укучылары институт байрагы белән хушлашты.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ