Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда беренче милли мәгариф үзәге ачылачак

1 нче сентябрь – Белем көнендә -  Казанның Мәскәү районындагы КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе базасында милли мәгариф үзәге ачылачак. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең шәһә...

1 нче сентябрь – Белем көнендә -  Казанның Мәскәү районындагы КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе базасында милли мәгариф үзәге ачылачак. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсенең пленар утырышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин хәбәр итте.


Шәһәр җитәкчесе билгеләп узганча, проект буенча эш шактый озак вакыт барган. Милли мәгариф үзәге урнашачак территориядә яңа балалар бакчасы, музыка мәктәбе, милли көрәш мәктәбе бар. 2 нче гимназиянең үзенә былтыр капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Шулай итеп, биредә балаларны бала чактан алып милли мохиттә, милли рухта тәрбияләү һәм белем бирү бурычы тормышка ашырылачак.


“Яңа үзәк милли зыялыларның киләчәк буынын формалаштыру процессын яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк. Үзәк, Татарстан гына түгел, Россия мәктәпләре арасында да тәҗрибә алмашу базасына әвереләчәк. Яңа мәйданчык татар халкының телен, традицияләрен, тарихын, мәдәниятен саклап калу өчен булдырыла”, - диде Илсур Метшин.


"Татар-информ" МА материаллары буенча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ