Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда февраль аенда 157 тәрбияче кыскартыла

Казанда балалар бакчаларында эшләүче 157 тәрбияче кыскартуга дучар ителде. Бу хакта журналистларга балалар бакчасында төркемнәрнең эш графигы һәм түләү механизмы үзгәрүгә багышланган матбугат конферен...

Казанда балалар бакчаларында эшләүче 157 тәрбияче кыскартуга дучар ителде. Бу хакта журналистларга балалар бакчасында төркемнәрнең эш графигы һәм түләү механизмы үзгәрүгә багышланган матбугат конференциясендә Казан муниципаль шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин белдерде.



Искәртеп үтик, 1 нче февральдән Казанның балалар бакчаларында баланы 10,5 сәгатьтән тыш тагын 1,5 сәгаткә калдыру өчен 300 сум түләргә кирәк булачак. Әмма кыскартуны ул шушы үзгәрешләр белән бәйләргә кирәкми диде. “Бу 2013 елда кабул ителгән нормативлар буенча тәртипкә китерү”, - дип Илсур Һадиуллин кадрларны оптимизацияләү процессы мөмкин кадәр тыныч узсын өчен, аның бер ел элек башлануын билгеләп узды.


Аның сүзләренә караганда, 157 тәрбияченең 73е үзләре эшләгән балалар бакчасында калачак, чөнки аларга башка вакансияләр тәкъдим ителгән. “Ставкалар кыскартыла, әмма хезмәткәрләр саклана”, - ди ул. 47 кешенең башка балалар бакчасына күчүе планлаштырыла. Тәрбиячеләрнең бер өлеше балалар бакчаларында өстәмә белем бирү юнәлешендә эшләүче педагоглар һәм логопедлар сыйфатында эшчәнлекләрен дәвам иттерәчәк. Лаеклы ялга чыккан пенсионер тәрбиячеләрне 0,75 ставкасына калдыру ниятләнә, чөнки аларның инде “озак еллар эшләгән” дигән статусы бар.


Илсур Һадиуллин бу мәсьәләдә һәр учреждениедә эшне җайга салырга тырышачакларына ышандырды. Бүген Казанда балалар бакчаларында 61 буш вакансия бар.


“Хәзерге вакытта бер төркемдә 1,5 ставкага ике тәрбияче эшли. Берсе иртән килә, аннары икенчесе алмаштыра. 1,5 ставканы 2 гә бүлгәч, һәр тәрбиячегә 0,8шәр ставка килеп чыга. Әмма аңа гына эшләүчеләр озак эшләгән өчен алдан пенсия алу хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Болай булмасын өчен, һәр балалар бакчасында берничә төркемдә эшләтү җайга салыначак. Балалар бакчаларында һәр кешенә җайларга тиешләр”, - диде идарә җитәкчесе.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ