Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды

Казанда FIFA төп билет сату үзәге үз эшен башлап җибәрде. Ул Кремль яр буе урамындагы 5нче йортта урнашкан. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) рәсми сайтында хәбәр ителә, дип яза "Татар-инфор...

Казанда FIFA төп билет сату үзәге үз эшен башлап җибәрде. Ул Кремль яр буе урамындагы 5нче йортта урнашкан. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) рәсми сайтында хәбәр ителә, дип яза "Татар-информ".


Биредә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында онлайн сатып алынган билетларны алырга була. 1 майдан, билетлар булганда, аларны үзәкнең үзеннән алып булачак.


Билет үзәгенең эш режимы түбәндәгечә: дүшәмбе — җомга көннәрендә 14.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, шимбә — якшәмбе көннәрендә 10.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Үзәк әлеге режимда 31 майга кадәр эшләячәк, аннан соң һәр көнне 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.


Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак. Казан турнирның алты матчын кабул итәчәк: Kazan-Arena стадионында Франция — Австралия, Испания — Иран, Польша — Колумбия һәм Германия — Көньяк Корея төркем этабы матчлары булачак. Татарстан башкаласында шулай ук финалның сигездән бер һәм бер чирек финал матчы узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ