Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Галимҗан Ибраһимовның 130 еллыгына багышланган халыкара конференция оештырыла

25-26 апрельдә Казанда «Күптөрле мәдәни контекстта Галимҗан Ибраһимов мирасы» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Әлеге чара татар әдәбияты классигы, дәүләт эшлеклесе, галим Галимҗан...

25-26 апрельдә Казанда «Күптөрле мәдәни контекстта Галимҗан Ибраһимов мирасы» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Әлеге чара татар әдәбияты классигы, дәүләт эшлеклесе, галим Галимҗан Ираһимовның тууына 130 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә республиканың Фәннәр академиясе матбугат хезмәте.


Конференцияне Татарстан Фәннәр академиясе, Халыкара Төрки академия, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе, Россия гуманитар фәнни фонды, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра.


Фәнни конференциядә «Төрки-татар һәм дөнья әдәбияты контекстында Галимҗан Ибраһимов иҗаты», «Галимҗан Ибраһимовның әдәби, публицистик һәм эпистоляр мирасында фәлсәфи карашлар», «Җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе буларак Галимҗан Ибраһимов», «Галимҗан Ибраһимовның әдәби-тәнкыйть эшчәнлеге», «ХХI гасыр мәктәбендә Галимҗан Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәү» кебек темалар күтәрелер дип көтелә.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ