Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Һади Такташка һәйкәл куелачак

30 августта Һади Такташ һәм Сәлимҗанов урамнары чатында татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачылачак. Бу хакта Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.Монументның ск...

30 августта Һади Такташ һәм Сәлимҗанов урамнары чатында татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачылачак. Бу хакта Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.


Монументның скульпторлары – А.Балашов һәм А.Миңнуллина, архитекторы – Г.Бакулин.


29 августта шулай ук ТАССРның дәүләт эшлеклеләре Гомәр Усманов һәм Фикрәт Табиевка куелган истәлек такталарын тәкъдим итү күздә тотыла.


«Аларның җитәкчелегендә нефть чыгару сәнәгате үсеш кичерде, яңа шәһәрләр һәм бистәләр калкып чыкты, Кама буенда Европада иң эреләрдән булган нефть химиясе комплексы һәм КАМАЗ автомобиль гиганты төзелде», – дип ассызыклады Абзалов.


Мемориаль такталарны скульптор Р. Байбурин эшләгән.

"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ