Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда – халыкара музыка фестивале

2019 елда үзенең утыз еллыгын билгеләп үтәчәк Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavra Казан камера оркестрының республикабызның музыка сөючеләренә  әзерләгән язгы  сюрпризы бу. Иртәгә башкалабызның...

2019 елда үзенең утыз еллыгын билгеләп үтәчәк Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavra Казан камера оркестрының республикабызның музыка сөючеләренә  әзерләгән язгы  сюрпризы бу. Иртәгә башкалабызның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында L’arte del arco дигән VI халыкара фестивальгә старт бирелә һәм ул 18 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге фестиваль барышында Чаллы һәм Түбән Кама калалары тамашачылары да искитмәле концертларда дөньякүләм шөһрәт казанган солистларның чыгышлары белән хозурлана алачак.Алар арасында Россиянең атаклы скрипкачылары Родион Замуруев белән Никита Борисоглебский, виолончельдә уйнау остасы Денис Шаповалов та бар. Ерак чит илләрнең  мәшһүр скрипкачы һәм виолончельдә уйнаучылары дә елның-елында Казанда үтүче әлеге халыкара фестивальдә чыгыш ясарга бик теләп риза булалар һәм аны үзләре өчен олы мәртәбәгә саныйлар. Быелгысында исә әле беренче тапкыр буларак Хорватиядән виолончельчесе Моника Лесковар һәм әле 12 яшьлек кенә булса да,  бик тә уникаль скрипкачы  буларак дөньякүләм танылу яуларга өлгергән инглизле Лея Чжу Татарстан тамашасын  әсир итәчәк. Иртәгә буласы фестивальдә Ф.Мендельсонның скрипка һәм кыллы оркестр өчен концерты, И.Свенсенның оркестр катнашында скрипка өчен романсы. Ж.Бизе-Ф.Ваксманның «Кармен» фантазиясе, А.Шниткеның скрипка һәм клавесинда уйнау  өчен язылган сонатасы яңгыраячак. Аларны скрипкачы Лея Чжу һәм Родион Замуруев башкарачак.


Халыкара фестивальдә катнашучылар Казанда яшь музыкантлар өчен бушлай мастер-класслар да бирәчәк.



Бүген «Татар-информ» агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә әлеге халыкара музыка фестивален оештыручылар һәм анда чыгыш ясаучылар фестивальнец быелгы программасы белән таныштырдылар, киләчәктәге иҗади планнары турында сөйләделәр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ