Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Китапханә паркта» дип аталган мәдәни-мәгърифәти чара оештырыла

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2016 елның 27 маенда – Бөтенроссия китапханәләр көнендә – Россиядә Кино елы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, «Ки...

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2016 елның 27 маенда – Бөтенроссия китапханәләр көнендә – Россиядә Кино елы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, «Китапханә паркта» дип аталган мәдәни-мәгърифәти чара уздыра.


Әлеге бәйрәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Милли китапханәнең төп бинасы (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) янындагы скверда, Лобачевский һәйкәле каршында, иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать икегә кадәр үткәреләчәк.


Программада күренекле мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар, китап күргәзмәләре һәм иллюстратив тематик күргәзмәләр, буккроссинг, иҗади остаханәләр, балалар почмагы һ.б. күркәм чаралар каралган. «Ачык микрофон» рубрикасында «Тукайны укыйбыз» һәм «Җәлилне укыйбыз» акцияләре узачак, язучылар, шагыйрьләр, республикабызның вакытлы матбугат редакцияләре вәкилләре, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары чыгыш ясар дип көтелә.


Китапханәчеләр иҗатына багышланган күргәзмә-ярминкәдә истәлеккә яки бүләк итү өчен кул эшләнмәләре, сувенирлар сатылачак. Буккроссинг яратучылар өчен китаплар алмашу, ягъни укылган китапны киштәдә калдырып, үзеңә ошаган башка китапны алу мөмкинлеге тудырыла. «Балаларга – китап» хәйрия акциясе кысаларында яңа китаплар (сүзлекләр, энциклопедияләр, дәреслекләр һәм фәнни-популяр әдәбият) бүләк итеп булачак. Бүләккә калдырылган китаплар һәм башка әйберләр Түбән Кама муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен эшләүче «Өмет» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләренә тапшырылачак.


Архитектура ядкәрләре һәм тарихи һәйкәлләр белән кызыксынучыларны федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган «Ушкова йорты»на (хәзерге вакытта биредә ТР Милли китапханәсенең төп бинасы урнашкан) «Ушковлар йорты: тарих һәм хәзерге заман» дигән экскурсиягә чакырабыз.


Балалар мәйданчыгында иҗади остаханәләр, «Тукайны ясыйбыз» арт-импровизациясе үткәреләчәк.


Бу чара җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы әһәмиятен арттыру, халыкны китапханәләргә җәлеп итү максаты белән уздырыла.


Бәйрәмнең шигаре – «Укы. Уйла. Сөйлә = Читай. Думай. Говори».


Рәхим итегез!


Казань шәһ., Кремль ур., 33 йорт


Телефон: (843) 292-40-94, 292-68-26


ТР Милли китапханәсе директорының китапханә эше буенча урынбасары Лилия Җәләлова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ