Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда мәгариф оешмаларының авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак

24 сентябрь көнне Казанның “Агросәнәгать” паркында мәгариф оешмаларының авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк. Чарада ТР районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрдән 200ләп уку йорты катнашач...

24 сентябрь көнне Казанның “Агросәнәгать” паркында мәгариф оешмаларының авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк. Чарада ТР районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрдән 200ләп уку йорты катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә  ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.


Уку йортлары  үз бакчаларында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән беррәттән, металл, агачтан эшләнгән кул эшләнмәләре, башка төрле вак-төяк  белән дә сату итәчәк. Ә сатудан кергән акча мәктәпләргә, уку йортларына кирәк-ярак алуга тотылачак” – ди А.И. Поминов.


Авыл хуҗалыгы продукциясенә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләр куелачак. Шулай итеп, кош итенең килограммы 115 сум торачак, сыер ите - 250-300 сум, дуңгыз ите - 230-270 сум, беренче категория йомырканың дистәсе – 45 сум, сөтнең литры – 28-30 сум , каты сырлар – 280-330 сум, атланмай – 300 сум, шикәр комы – 44 сум.


Ярминкә концерт программасы белән үрелеп барачак. Ярминкәгә нәтиҗә ясаганда, мәгариф оешмалары “Сәүдә ноктасын иң матур бизәүче”, “Мәдәни чарада иң актив катнашкан уку йорты”, “Иң бай ассортимент”, “Ярминкә урынын оештыруда иң алдынгы мәктәп”, “Сатучылар белән уртак тел табу” һ.б. номинацияләр буенча Мактау кәгазьләре белән бүләкләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ