Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда "Мәхәббәттән яктыр" акциясе үтте

Бүген Казанда халык арасында яктылыкны кайтара торган элементларны популярлаштыру өчен “Мәхәббәттән яктыр” акциясе үтте. Чараны үткәрү мәйданы буларак сәүдә үзәкләренең берсе хезмәт итте.Россия Эчке э...

Бүген Казанда халык арасында яктылыкны кайтара торган элементларны популярлаштыру өчен “Мәхәббәттән яктыр” акциясе үтте. Чараны үткәрү мәйданы буларак сәүдә үзәкләренең берсе хезмәт итте.


Clipboard92


Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда буенча бүлек инспекторы Оксана Кононенко акциянең “Кичү авырлыклары” исемле Бөтенроссия социаль проектының бер өлеше дип белдергән. Ул юлларда куркынычсызлыкны күтәрүгә юнәлтелгән.


“Проект Россиянең 10 пилот шәһәрендә старт алды. Үзәк каналларда социаль роликлар күрергә мөмкин. Аларда акциянең төп принциплары трында сөйләнә: җәяүле юлы ике як өчен дә куркынычсыз булырга тиеш. Йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен дә. Иң беренче чиратта, бу светофорлар булмаган җәяүле юлларга кагыла. Юл хәрәкәтендә барлык катнашучылар бер-берсенә хөрмәт белән карарга тиеш. Шулай итеп, без бу акциягә тагын да күбрәк кеше тартылыр дип өмет итәбез”, – дип аңлатты ул.


Оксана Кононенко бүгенге акциянең җәяүлеләрнең караңгы вакыттагы куркынычсызлыгына кагылганын аңлатты. “2015 елдан бездә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Аның буенча шәһәрдән читтә юллардан хәрәкәт иткәндә, юлчының киемендә яктылык кайтара торган элементлар булу мәҗбүри итеп куелды. Шулай итеп, алар йөртүчегә ерактан яхшы күренергә тиеш. Казанның кайбер районнарында һаман да начар яктыртылган юллар бар әле. Шулай итеп, юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән рекомендация шәһәр өчен дә актуаль. Акция яшьләргә бу кагыйдәне искә төшерергә юнәлтелгән. Яшьләр кичке шәһәр буенча йөрергә бик ярата”, – дип сөйләде ул.


Әңгәмәдәш яктылык кайтара торган элементларның хәзер күпләп ясалуын белдерде. “Алар арасында тулы комплектлар, шулай ук жилетлар бар. Алар мәктәп яшендәге балаларга туры килә. Укучылар мәктәпкә бара, түгәрәкләргә йөри, ә ата-аналарның һәрвакыт аларны каршы алырга вакыты булмаска мөмкин”, – дип исәртте ул.


Сәүдә үзәгендә “Уңыш” продюсерлык үзәге вәкилләре ЮХИДИ хезмәткәрләре формасына киенеп, узып баручыларны туктатты һәм аларга акциядә катнашырга тәкъдим итте. Барлык катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар бүләк ителде. Шуннан соң казанлылар махсус “Инстаграм” портрет рамасы янында фотога төште.


“Мин юлларда һәлак булучылар санын киметү өчен мондый акцияләр кирәк дип саныйм. Бик күп балалар һәлак була. Мин бу билгене киеп йөрергә телим”, – дип сөйләде Илдар исемле бер катнашучы.


Акцияне оештыручыларның берсе, “Уңыш” продюсерлык үзәге иҗади директоры Ксения Ленькова яктылык кайтаручы элементларны шәһәрдә табу җиңел түгел дип белдерде. “Безнең максат – бу продуктны Казан базарына чыгару”, – диде ул.


“Без яшьләрнең максималь сакланган булуын телибез. Бу билге генә дә түгел, ә заманча аксессуар да. Һәрбер кешедә бер генә элемент булса, ул үзен дә, йөртүчене дә саклый алачак”, – дип өстәде Ксения Ленькова.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ