Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар телле булмаган студентлар һәм магистрларның татар теле буенча VII Республика вузара студентлар олимпиадасы уза

Аны Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм аның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге гомуми лингвистика, лингв...

Аны Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм аның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге гомуми лингвистика, лингвокультурология һәм тәрҗемә белеме кафедрасы оештыра.


Татарстанда татар теле һәм әдәбияты, татар мәдәнияте сакланышына, үсешенә этәргеч бирүдә өстәмә шартлар булдыруны максат иткән әлеге проект алдына студентларның татар телендә сөйләшү мөмкинлекләрен ачыклап, аларны үстерү; хәзерге заманда татар теленең гамәлдә файдаланышы, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле лингвистик һәм социомәдәни белемнәрне пропагандалау; белем баскычларының югарысына менгән яшьләрне мәдәниятләр диалогы һәм толерантлык рухында тәрбияләү кебек бурычлар куелган.


Әлеге республикакүләм олимпиада ТР Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән 7 нче тапкыр үткәрелә. Анда КФУ, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ), Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КХТИ), Казан дәүләт медицина университеты, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура академиясе, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты – республиканың барлыгы 10 югары уку йортыннан 130 студент һәм магистр катнаша.


Телдән һәм язмача - ике турдан торган олимпиада биремнәре исә база югары белем бирү стандартлары кысаларында әзерләнгән. Олимпиада нәтиҗәләре бу атнада чыгарылачак, дипломнар, сертификатлар белән бүләкләү тантанасы исә 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә булачак.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ