Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда тәрбиячеләр һәм укытучылар әзерләү өчен ресурс үзәге ачылачак

2 нче сентябрьдә Казанда тәрбиячеләр һәм укытучылар әзерләү өчен беренче ресурс үзәге ачылачак. Бу хакта “Казан мәгарифе-2014: яңа фикер – яңа чыганаклар – яңа казанышлар” темасына мәгариф хезмәткәрлә...

2 нче сентябрьдә Казанда тәрбиячеләр һәм укытучылар әзерләү өчен беренче ресурс үзәге ачылачак. Бу хакта “Казан мәгарифе-2014: яңа фикер – яңа чыганаклар – яңа казанышлар” темасына мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.


Министр әйтүенчә, мөгаллимнәр әзерләү өчен ресурс үзәгенең Минзәләдә дә ачылуы ниятләнә. Узган елда ул Арчада ачылган. Планда Яр Чаллы һәм Түбән Кама педагогика көллиятләре бар. “Яр Чаллы педагогика институты һәм КФУның Алабугадагы филиалы белән берлектә без гомуми белем бирү челтәре өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсен хәл итәргә ниятлибез”, - дип белдерде ул. Энгель Фәттахов ассызыклаганча, кадрлар әзерләү дәрәҗәсен яхшырту, тәрбиячеләрнең квалификациясен арттыруга игътибарны көчәйтү зарурияте туды. Аның фикеренчә, мондый үзәк ачылышы педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күпкә яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Башкалада үзәк эшчәнлегенә Казан педагогика көллияте базасында нигез салына.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ