Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада уза

Казанда 4-6 июнь көннәрендә Россия Федерациясе һәм якын чит илләрдә милли мәктәпләрдә укучы мәктәп укучылары арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада уза. Май аенда Олимпиаданы читтән торып үткәрел...

Казанда 4-6 июнь көннәрендә Россия Федерациясе һәм якын чит илләрдә милли мәктәпләрдә укучы мәктәп укучылары арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада уза.


Май аенда Олимпиаданы читтән торып үткәрелгән Интернет туры узды, анда 8 һәм 10 сыйныфларда укучы ике мең ярымнан артык укучы катнашты. Россиянең төрле почмакларында, шулай ук Казахстан, Үзбәкстанда һ.б. төбәкләрдә яшәүче укучылар – читтән торып үткәрелгән этапта җиңүчеләр - рус теле иң яхшы белүдә көч сынашыр өчен, Казанга килде.


Олимпиаданың йомгаклау этабы Казан федераль университетында уза. Олимпиадада җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы 6 июньдә Казан Ратушасында була. Рус телен белү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучылардан тыш, аларның укытучылары да диплом белән бүләкләнәчәк.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ