Казанда экология буенча Бөтенроссия олимпиадасы бара

5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк олимпиадада Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән ике йөздән артык укучы катнаша. Татарстан командасында — 15 укучы.

 Бәйгенең теоретик туры 31 мартта КФУ базасында үтте, 2 апрельдә  Казанның 35 нче мәктәбе базасында фәнни-тикшеренү проектларын яклау көтелә.

 Олимпиаданың максаты – сәләтле балаларны барлау, аларга ярдәм итү, укучыларда интеллектуаль һәм иҗат мөмкинлекләрен үстерү, фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм фәнни белемнәрне танытуга кызыксыну уяту.

 Россия Федерациясенең күренекле галимнәреннән торган жюрины КФУның Экология һәм география институты директоры, биология фәннәре докторы, профессор Светлана Селивановская җитәкли.

Добавить комментарий