Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда узачак RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсендә балалар өчен “Хәләл” ризык тәкъдим ителәчәк

"Хәбиби” брендын “Ачык дистрибьютор компаниясе” ҖЧШ һәм Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының балалар өчен “Шатлык” сөт кухнясы тәкъдим итә. Ике предприятие дә шәригать кануннарына т...


"Хәбиби” брендын “Ачык дистрибьютор компаниясе” ҖЧШ һәм Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының балалар өчен “Шатлык” сөт кухнясы тәкъдим итә. Ике предприятие дә шәригать кануннарына туры килә торган ризык әзерли, “Хәләл” таныклыгы бар.



“Хәбиби” брендын “Ачык дистрибьютор компаниясе” ҖЧШ һәм Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының балалар өчен “Шатлык” сөт кухнясы тәкъдим итә. Ике предприятие дә шәригать кануннарына туры килә торган ризык әзерли, “Хәләл” таныклыгы бар.


“Ачык дистрибьютор компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - Россия базарына беренчеләрдән булып балалар өчен хәләл ризык керткән компания. 2003 елда ул Европадан һәм Мароккодан сөт һәм изелгән катнашмалар кертә башлый. 2016 елда компания Россиядә хәләл ризыкны үзе җитештерә башлый. Бүгенге көндә ул күбесенчә үзебезнең илдә җитештерелгән чималны файдаланырга тырыша.


Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының балалар өчен “Шатлык” сөт кухнясы хәләл ризыкларны 2015 елда әзерли башлый. Барлык ризыклар сыер сөтеннән генә әзерләнә. Моның өчен балаларның сәламәтлеге өчен файдалы булган оеткычлар һәм ачыткыч “тере” микроорганизмнар гына кулланыла, дип хәбәр итәләр “Хәләл” стандарты комитетыннан.


RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе Казанда 18-20 майда узачак. Әлеге чара ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте булышлыгы белән үткәрелә. Төп оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстанның “Хәләл” стандарты комитеты һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы.


Чыганак: http://www.tatar-islam.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ