Казанда яшенле яңгыр көтелә

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге һава шартларының начарлануы турында кисәтә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген Татарстан территоририясендә һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген кич, шулай ук иртәгә, 26 майда төнлә һәм көндез республикада һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчле җил белән яшенле яңгыр фаразлана.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.