Логотип Магариф уку
Цитата:

Казандагы 155 нче гимназия базасында Халыкара экология-география үзәге ачыла

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рус география җәмгыяте, Казан федераль университеты, Идарә, икътисад һәм финанс институтының географик һәм экологик белем бирү методикасы һәм теориясе к...

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рус география җәмгыяте, Казан федераль университеты, Идарә, икътисад һәм финанс институтының географик һәм экологик белем бирү методикасы һәм теориясе кафедрасы белән берлектә Казандагы 155 нче гимназиядә «Табигать фәннәрен укытуда укучыларда экологик культура формалаштыру» дигән темага уздырылган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә хәбәр ителде.


Әлеге конференциянең пленар утырышында КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты кафедра мөдире, педагогика фәннәре докторы И.Гайсин («Яшьләргә экологик-географик белем бирүдә дәвамчанлык»), шул ук институтның географик һәм экологик белем бирү методикасы һәм теориясе кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Җ.Хөсәенов («Укучыларда экологик культура формалаштыру нигезләре»), КИТТУ-КАИның философия кафедрасы мөдире, философия фәннәре докторы Н.Солодухо («Экологик философиянең төп принциплары төзелеше»), Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты М.Лотфуллин («Экологиянең мәдәни мәсьәләләре»), Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укытучысы Э.Нурисламова («Сабантуй йоласын өйрәнү аша укучыларда экологик культура формалаштыру»), Чаллыдагы 21 нче урта мәктәпнең география укытучысы Т.Солодянкина («Культуралы шәхес формалаштыру максатыннан дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның танып белү активлыгын үстерү»), Бөтенроссия Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге советы әгъзасы А.Филиппов («2016 елда Ак диңгезгә ясалган экспедиция нәтиҗәләре»), Мамадыш районының Катмыш урта мәктәбе укытучысы З.Гыйззәтуллина («Укучыларда экологик культура формалаштыруда сыйныфтан тыш эшләр»), Казандагы 102 нче гимназиянең география укытучысы Л.Корбиева («Укучыларга белем бирүдә география укытучыларының традицияләре һәм роле»), Казандагы 155 нче гимназиянең биология укытучысы Л.Дәүләтшина («Биология дәресләрендә компьютер технологияләренең роле»), Казандагы 140 нчы гимназия укытучысы Н.Шакирова («Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда экологик культура формалаштыру»), Казандагы 177нче лицейның география укытучысы С.Клдров («Казан төбәге күлләре буенча эзләнү эшен алып бару») чыгыш ясады,


Пленар утырыштан соң конференциядә катнашучылар «Гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфларында, балалар бакчаларында экологик культура формалаштыру», «Югары уку йортларында, мәктәпләрдә укыту-тәрбия процессында яшь буынга экологик тәрбия бирү», «Дәрестән тыш эшләрдә укучыларга экологик тәрбия бирү» дигән секцияләргә бүленеп эшләде.


Форум ахырында конференциядә катнашучылар резолюция кабул итте. Алар Казандагы 155 нче гимназия базасында татар, рус һәм инглиз мәдәниятләренә нигезләнгән Халыкара экологик-географик үзәк булдырырга кирәк дигән уртак фикергә килделәр.


Җәүдәт Хөсәенов, педагогика фәннәре докторы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ