Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанга Аяз Гыйләҗев белән бергә сәяси тоткынлыкта булган Арпад Галгоци киләчәк

19 нчы октябрьдә Казан федераль университетында татар әдәбият белеме галиме, педагог Г.Нигъмәти һәм Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев эшчәнлегенә багышланган «Шәрык һәм гареб контекстында әдәбия...

19 нчы октябрьдә Казан федераль университетында татар әдәбият белеме галиме, педагог Г.Нигъмәти һәм Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев эшчәнлегенә багышланган «Шәрык һәм гареб контекстында әдәбият һәм сәнгать» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чарага язучы белән ГУЛАГта танышкан Арпад Галгоци килүе көтелә.


Аяз Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога!» романының рус һәм маҗар телләренә тәрҗемәләрен маҗар тәрҗемәчесе, роман герое  89 яшьлек Арпад Галгоци катнашында тәкъдир итү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр «Мәгариф» журналына.


Пленар утырышта дәүләт идарәсе органнары һәм киң җәмәгатьчелек, Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, иҗади берләшмәләр вәкилләре, галимнәр һәм укытучылар, студентларның катнашулары көтелә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ