Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанга Дмитрий Ливанов киләчәк!

Иртәгә, ягъни 13 августта рәсми рәвештә Универсиада авылында информатика буенча мәктәп укучыларының Халыкара олимпиада ачылу тантанасы узачак. Зур чарада Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливано...

Иртәгә, ягъни 13 августта рәсми рәвештә Универсиада авылында информатика буенча мәктәп укучыларының Халыкара олимпиада ачылу тантанасы узачак. Зур чарада Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов та катнашачак. Шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, башка югары даирә җитәкчеләре булачак.


Казанда информатика буенча Халыкара олимпиада бүгенән башланды һәм 19 августка кадәр дәвам итәчәк. Анда 84 илдән барлыгы 328 мәктәп укучысы теркәлде. Әйтергә кирәк, олимпиада тарихында моның кадәр катнашучы, беренче тапкыр. (Барлыгы ул 25 илдә үткәрелгән). Олимпиадада Россия Федерациясеннән ике команда катнаша, аларның берсенә КФУның Лобачевский исемендәге лицей укучысы Әсхәт Сәхәбиев та кергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ