Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 52 укучысы БДИда 100 балл җыйган,17се аттестатсыз калган

Казан укучылары күрсәткән нәтиҗәләр быел уку планындагы барча предметлар буенча да республика һәм тулаем илнең уртача күрсәткечләреннән югарырак булган. Казанда рус теле буенча күрсәткечләре былтыргыд...

Казан укучылары күрсәткән нәтиҗәләр быел уку планындагы барча предметлар буенча да республика һәм тулаем илнең уртача күрсәткечләреннән югарырак булган. Казанда рус теле буенча күрсәткечләре былтыргыдан аерылмый - 68,8 балл; математика буенча - 51,3 балл.


Былтыргы белән чагыштырганда, рус теле буенча билгеләнгән бусаганы уза алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны 10 тапкыр, математика буенча 3 мәртәбә кимегән. Әлеге күрсәткеч Татарстан һәм Россия буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк, дип белдерде мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин Казан шәһәре Башкарма комитетының “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.


Аның сүзләренә караганда, быел чыгарылыш сыйныф укучыларының 17се аттестатсыз калган. Аларга алга таба төп гомуми белем бирү базадасындагы һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укырга тәкъдим ителә. 2015 елда аларга бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшырып карарга мөмкинлек бирелә.


"Татар-информ" МА материаллары буенча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ