Логотип Магариф уку
Цитата:

Кем ул Анна Кузнецова?

Илдәге яңалыклар белән даими кызыксынып баручылар белә булыр, күптән түгел эшеннән азат ителгән Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов урынына Анна Кузнецова билгеләнде. Бу мөлаем ханым к...

Илдәге яңалыклар белән даими кызыксынып баручылар белә булыр, күптән түгел эшеннән азат ителгән Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов урынына Анна Кузнецова билгеләнде. Бу мөлаем ханым киң җәмәгатьчелеккә таныш түгел диярлек. Тик аның шәхесе тирәсендә шау-шу куптарырга өлгерделәр инде.


Кузнецова белгечлеге буенча психолог, 6 бала әнисе. Кечкенәсенә әле бер яшь тә тулмаган. Моңа өстәп, яңа омбудсмен атакай хатыны да. Димәк, дини кануннарны үтәүче, игелекле, тыныч кеше булырга тиеш. Күп кенә мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр менә шушы ханымның 2009 елда әйткән сүзләрен табып алып, “чәйни” бүген. Янәсе, 7 ел элек Пензадагы бер мәгълүмат чарасына биргән интервьюсында Кузнецова телегония теориясенә ышануын белдергән. Әлеге теория буенча, хатын-кызның аналыгы күзәнәкләренең хәтере бар. Шуңа да гүзәл затларга берничә ир белән якынлык кылырга, аборт ясатырга киңәш ителми. Боларның барысын да аналык “хәтерендә” саклаячак һәм әлеге мәгълүмат балада да чагылыш табачак, имеш. Анна Кузнецова үзе бу сүзләрен хәтерләмәвен җиткерә. “Мине атсагыз да, кайчан һәм ничек болай дип әйтүемне белмим, - ди ул “Российская газета”га биргән интервьюсында. – Сөйләм стиленә карап, минем сүзләр түгеллеген аңлыйм”. Хәер, Кузнецова фәнни яктан нигезләнмәгән бу теориягә ышанса да, шундый тавыш чыгарырлык зур гаеп булыр идеме икән? Тормыш иптәшеңә тугры булып яшәү, яралган җанны дөньяга тудыру начармы?


Мәдинә МОРАТОВА


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ