Логотип Магариф уку
Цитата:

Кешене күзәт, үзеңне төзәт

Шушы хәл турында сөйләделәр:– Кызымның бер классташы укытучыга: «Җитте, авызыңны яп!» – дигән. Бу тупас сүзе өчен әти-әнисен директорга чакыртканнар. Орышканнар. Ә менә классташлары яклый: «Укытучы үз...

Шушы хәл турында сөйләделәр:


– Кызымның бер классташы укытучыга: «Җитте, авызыңны яп!» – дигән. Бу тупас сүзе өчен әти-әнисен директорга чакыртканнар. Орышканнар. Ә менә классташлары яклый: «Укытучы үзе дә гаепле. Ул аны башта дәресне тыңламыйча сөйләшеп утырганы өчен ачуланды. Аннан соң әнисен гаепли башлады. Шуңа түзмәде дә инде ул. Кемнең бөтен класс алдында үз әнисе хакында начар сүз әйттерәсе килсен?!» – диләр.


Максатыбыз бу вакыйгада кем гаепле икәнен эзләү түгел, мондый низаглар чыкмасын өчен, ислам диненең бер мөһим өйрәтүен искә төшерү генә. Динебездә кешеләрнең кимчелекләре, гаепле эшләре хакында сөйләмәскә кушылган. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кардәшләреңнең гөнаһларын яшер, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә синең гөнаһларыңны яшерер», – дигән.


Бәлки сез, «Берәрегез начар эш күрсә, аны үз кулы белән төзәтсен. Моны эшли алмаса, теле белән төзәтсен. Моны да эшли алмаса, йөрәге белән риза булмасын…» дигән хәдис тә бар бит әле, диярсез. Әлеге ике хәдисне укыгач сорау туа, дөресрәге, туарга тиеш: кешенең гөнаһысы, хатасы хакында ишеткәч, кайсы очракта аны яшерергә, ә кайсы очракта тыярга яки төзәтергә омтылырга кирәк? Галимнәрнең җавабы шундый: әгәр ул хаталанган кеше үзен яхшы яктан таныткан, моңа кадәр башкаларга начарлыгы тимәгән икән, яшерергә кирәк. Әгәр инде үзе хакында нәрсә әйтүләренә игътибар итмичә, гөнаһ өстенә гөнаһ кылып яшәве белән таныла икән, ул бозык кеше санала. Аның турында сөйләү рөхсәт ителгән, хәтта башкаларга аның бозыклыгыннан зарар килмәсен өчен сөйләү тиеш тә була. Гомумән, кешеләрне яхшылык кылырга өндәп, начарлыктан тыелырга чакыру – һәр мөселманның бурычы.


Мөхәммәд (с.г.в.) кешенең кимчелеген әйтеп күңелен төшермәс өчен, исемен әйтмичә генә: «Миңа нәрсә булгандыр, мин сезне фәлән гамәлне кылучы итеп күрдем», – дия торган булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хупланмый торган эшләр хакында ишеткәндә дә «ник теге кеше мондый сүз әйтте икән» димәгән, «кешеләргә нәрсәдер булган, алар шулай-шулай дип сөйлиләр» дигән. Мөселман кардәшләреңнең гөнаһларын яшерү – ул Аллаһка якынайта торган күркәм сыйфатларның берсе дә бит әле. Шулай ук бу Аллаһ Тәгаләнең Үзенең дә сыйфаты, Ул да кешеләрнең гөнаһларын яшерергә ярата һәм кардәшләренең гаеп эшләрен яшереп калучыларны сөя. Кешенең гаебен яшерү Аллаһка никадәр сөекле икәнлеге менә бу кыйссадан да ачык чагыла.


Мәдинә шәһәрендә яшәүче бер кеше төшендә Мөхәммәд (с.г.в.)не күргән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: «Мәккәдә шундый-шундый кеше бар. Син аңа әйт, ул җәннәттә минем белән бергә булачак, иншаллаһ», – дигән. Мәдинә әһеле Мәккәгә барып, әлеге кеше хакында сораштыра башлаган. Әмма халык, аның исемен ишетүгә үк, йөзләрен читкә борган, чөнки Мәккәнең начар кешеләреннән берсе саналган ул. Мәдинә әһеле, авырлык белән булса да, аны эзләп тапкан һәм: «Син Аллаһ Тәгалә кабул итәрдәй нинди яхшылык эшләдең?» – дип сораган. Теге кеше: «Күргәнеңчә, минем Аллаһ кабул итәр әле дип өметләнерлек изге эшләрем юк», – дигән. Шулай да төпченә торгач, Мәккә кешесе аңа бер вакыйга сөйләгән: «Мин өйләнгәндә хатыным башка кешедән көмәнле иде. Ул миңа: «Бу гаебемне яшер, Аллаһ та синең гөнаһларыңны яшерер», – диде. Мин сабыр иттем, аның бу гөнаһысын яшердем. Аның көмәнле икәнен берәү дә белмәде. Ә бала тугач, кеше күрмәгәндә генә, нарасыйны мәчет ишеге төбенә илтеп куйдым...


Дәвамы. 


Нурия Әлмиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ