КФУ укытучыларны һәм студентларны «Әгъзамов укулары»на чакыра

Иртәгә  Казан федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап конференция оештырыла.  Конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак. 

Безымянный

Конференциядә турыдан-туры һәм читтән торып катнашырга була, дип хәбәр итәләр татар журналистикасы кафедрасында.

 «Әгъзамов укулары»нда  түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышулар булачак:

Гаммәви коммуникациянең тарихы һәм хәзерге үсеше;

–Гуманист мирасы: Идел буе милли журналистикасын үстерүдә Ф.И. Әгъзамовның урыны;

–Медиа өлкәсен гуманлаштыру проблемалары;

Медиалингвистика һәм редакцияләү мәсьәләләре;

– Цифрлы технологияләр чорында визуаль коммуникация: тәҗрибә, системалы характеристикалар, прогнозлар;

–Милли газета-журналларяңа үсеш модельләрен эзләү юлында;

–Чит илләрнеңмедиа чараларында кешелек дөньясының глобаль проблемалары яктыртылышы;

–Журналистларны укытуга яңача карашлар.

Добавить комментарий