Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУга укырга керүчеләрнең БДИдан уртача баллы быел югарырак булган

Казан федераль университеты, узган ел белән чагыштырганда, абитуриентларның БДИдан уртача балл буенча күрсәткечләрен яхшыртты. Ул 78,68 балл тәшкил итә. Бүген «Татар-информ» агентлыгында оештырылган м...

Казан федераль университеты, узган ел белән чагыштырганда, абитуриентларның БДИдан уртача балл буенча күрсәткечләрен яхшыртты. Ул 78,68 балл тәшкил итә. Бүген «Татар-информ» агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә КФУ ректоры Илшат Гафуров шул хакта хәбәр итте.


«Без үткән елларда уку йортына баллары яхшы булган абитуриентларны кабул иттек», - диде спикер.


Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, быел университетка, төрле олимпиадаларда җиңүчеләрне дә исәпкә алып, БДИдан 100 балл җыйган 68 егет һәм кыз кергән, аларның 45е – Татарстаннан. «100 балл туплаучыларның 13е Икътисад, идарә һәм финанслар институтында белем алачак», - диде ул.


Казан федераль университетына, Алабуга һәм Чаллыдагы институтларны да исәпкә алып, бюджет бүлегенә 4980 кеше беренче курска укырга кергән. Шуларның 3058е – бакалавриат, 169ы – белгечлек, 1753е – магистратура юнәлешенә.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ