Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты Магистратура үзәгендә ачык ишекләр көне уза

Чыгарылыш курс студентлары бик тиздән кулларына тышлыгы зәңгәр һәм кызыл төстәге дипломнар алачак. Бу исә егет-кызларның өсләреннән зур йөк төшә һәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү мәшәкатьләре артта ка...

Чыгарылыш курс студентлары бик тиздән кулларына тышлыгы зәңгәр һәм кызыл төстәге дипломнар алачак. Бу исә егет-кызларның өсләреннән зур йөк төшә һәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү мәшәкатьләре артта кала дигән сүз. Һәм аларның алдына «Алга таба нәрсә эшләргә?» дигән сорау килеп баса. Шул ук өлкәдә укуны дәвам итәргәме? Әллә әзерлек юнәлешен үзгәртергәме?


КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты Магистратура үзәгендә үтәчәк ачык ишекләр көнендә әлеге сорауларга җавап табарга, алга таба белем алу юнәлешен билгеләргә һәм бакалавриатның магистратурадан аермасы нидән гыйбарәт икәнлеген белә алачаксыз, дип хәбәр итә оештыручылар. Чара 15 апрель көнне 10.00 сәгатьтә уза. Адресы: Бутлеров урамы, 4. Бу көнне институт укытучылары булачак магистрлар өчен әзерлек юнәлешләре буенча төрле интерактивлар үткәрәчәк. Булачак студентлар вузга керү кагыйдәләре һәм белем алу шартлары буенча үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы мәгълүмат алачак.


Магистратура – ул югары белемнең чираттагы баскычы гына түгел, ә һөнәри өлкәдә яңа гыйлем туплау, хәтта яңа белгечлек үзләштерү өчен уникаль мөмкинлек тә. Күпьеллык тәҗрибәгә ия эш бирүчеләр һәм рекрутерлар раславынча, алар эшкә алган вакытта магистр дәрәҗәсенә ия кандидатка өстенлек бирә. Шунлыктан әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз һәм 15 апрель көнне 10.00 сәгатьтә узачак (адресы: Бутлеров урамы, 4) Ачык ишекләр көненә рәхим итегез, ди оештыручылар.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ