Логотип Магариф уку
Цитата:

Хаҗга бару өчен ничек бушлай юлламага ия булырга?

Татарстан Диния нәзарәте Хаҗга бару өчен шундый дүрт бушлай юлламага ия булу мөмкинлеге тудырган. Тик моның өчен, кем әйтмешли, сират күперен кичеп, Коръән уку бәйгесендә иң оста коръәнхафиз булып тан...

Татарстан Диния нәзарәте Хаҗга бару өчен шундый дүрт бушлай юлламага ия булу мөмкинлеге тудырган. Тик моның өчен, кем әйтмешли, сират күперен кичеп, Коръән уку бәйгесендә иң оста коръәнхафиз булып танылуың кирәк.


 

Мәгълүм булганча, август аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән Коръәнне яттан сөйләү («хифз») һәм матур итеп уку буенча конкурс игълан ителгән иде. Беренче тапкыр оештырылган әлеге бәйге республикабыз халкы арасында Изге Китапны өйрәнүгә күбрәк игътибарны юнәлтү, коръәнхафизлар әзерләүне күздә тоткан иде. Ул өч этапта уздырылды. Аның октябрь ае дәвамында булган I туры мөхтәсибәтләрдә, ягъни район күләмендә барды. Ноябрь аенда исә бәйгенең төбәк өлеше казыятларда үтте. Төбәкләрдә I урынны алучылар исә респулика турына үтте. Һәм менә бүген Казанда аның өченче – республика туры үтә. Башкалабызның Галиев мәчетендә – ир-егетләр, ә Зәңгәр мәчеттә хатын-кызлар Коръәнне яттан сөйләү һәм Коръәнне матур итеп уку буенча бәйге тота. Барысы алтмышлап кеше үз осталыгын күрсәтә, ягъни Хаҗга бару өчен бушлай юлламага дәгъва кыла. Кемнәргә шундый бәхет капусы ачылыр?


Анысы тиздән билгеле булыр. Ике номинациядә дә I урынны алганнар (хатын-кызлардан һәм ир-егетләрдән аерым-аерым) – барысы дүрт кешегә юллама бирү каралган. II урынга лаек булучылар Гомрә хаҗына юлламага ия булачак. III урынны алучылар ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Бу хактагы мәгълүматларны бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга җиткерде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ