Халыклар дуслыгы, яисә ни өчен “Wrigley” сагызын чәйнәргә ярамый?

гыймадиев айдар

Мин укыган Биектау районы Зур Битаман мәктәбендә укытучыларыбыз халыклар дуслыгын ныгыту кирәклеген әйбәт аңлаттылар. Күршедә Бәксәр авылы бар, анда руслар яши. Капма-каршы якка китсәң, Курамас авылына килеп чыгасың, монысы – мари авылы. Ел саен өч мәктәптә чиратлашып спорт ярышлары, мәдәни чаралар үтә. Әлеге дуслык тамашалары, гадәттә, малайларның үзара сугышуы белән тәмамлана иде. Безнекеләр футболда мариларга җиңелә башласа: “Аягына тип!” дип кычкыра, ә мари малайлары татарча белә, аякка типтермиләр. Соңыннан кем җиңелә, шул йодрык сугышы башлый. Сугышып хәлдән тайгач, кочаклашып дуслашабыз. Менә бусы инде — чын дуслык!

1985 елда, пионер чагымда, “Яшь ленинчы” газетасы үткәргән иҗади конкурста җиңеп, Кырымга “Артек” пионер лагерена юллама белән бүләкләндем. Анда да безгә вожатыйлар халыклар дуслыгын ныгыту серләрен тирән аңлаттылар. Милләтара дуслыкка багышланган һәртөрле фестивальләр, очрашулар, концертлар, спорт ярышлары оештырылды. “Артек”ның 60 еллык юбилее уңаеннан үзәк стадионда “Планета балалары — дус!” дигән халыкара бәйрәмгә ил башлыгы Михаил Горбачев килде. Бәйрәм стадионында популяр җырчы София Ротару аның хөрмәтенә “Түбәдәге ләкләк” җырын башкарды. Мин шул вакытта аҗар (Көньяк Кавказ халкы) милли киемендә Ротару артында кул болгап, аның җырына визуаль бизәлеш ясап тордым. Бәйрәмнең икенче көнендә миңа Украинаның Полтава шәһәреннән килгән бүлмәдәш малай: “Сез, татарлар – сатлык җаннар, Кырымда фашистлар ягында сугышкансыз”, — диде. Мин үземнең бу турыда берни дә белмәвемне әйттем. Әмма икенче көнне, “на всякий случай”, озын коридор буйлап җан-фәрманга йөгереп килгән шул малайга аяк чалдым. Ул корсагы белән бик озак шуып барды да, борыны белән каршыга килүче вожатый ботинкасына килеп төртелде…

Без, илнең төрле почмакларыннан җыелган балалар, милләтара дуслыкны ныгыту өчен, вальc биергә тиеш идек. Миңа шобага буенча эстон кызы Кәтрин туры килде. Кәтрин – безнең пионер отрядында иң чибәр кыз. Әмма мин башта куансам, аннары борчылдым, чөнки бии башлагач, адым-ритмнарыбызның төрле булуы ачыкланды. Безконкурста соңгы урынны алдык.

Милли җырлар фестиваленә вожатыебыз отряд исеменнән мине тәкъдим итте. “Татарда – моңлы көйләр, бүтәннәргә ошамас бит”, – дип карышып маташкан идем, башлыгыбыз: “Дәртлесен табарсың, патриотик җырлар бардыр бит!” – дип әмер бирде. Нәтиҗәдә, бөтен дөньядан җыелган тамашачы алдына чыгып, бар бугазыма кычкырып, “Алмагачы” җырын чыгып җырладым. Дәррәү кул чаптылар. Арткы рәттә Татарстан делегациясе вәкилләре генә кызарып утырды.

Бала чакта безне милләтләр арасындагы аермалык борчымый иде. Безне совет пропагандасы шулай тәрбияләде. Әмма бу пропаганда ил эчендәге халыкларны берләштерде, илдән читтәгеләрне читләштерде. “Артек”та ял иткән соңгы көннәрнең берсендә безгә кунакка Швеция фермерлары килде. Мин аларның гел елмаюлы йөзләренә, эшләп кытыршыланган учларына, көчле озын бармакларына игътибар иттем. Шул бармаклары белән алар безгә “Wrigley” сагызларын сузды. Без бик теләп аларны кабул итеп алдык. Тик соңыннан вожатыебыз, саклык йөзеннән, бездән аларны җыеп алды һәм тышлыгын салдырып, кире кайтарды. Шулай итеп, без бу сагызның эчлеген иснәп өлгердек, кабып карый алмадык. Әмма Швециядән килгән тышлыкны Зур Битаманга алып кайтып, аны нарат сагызы чәйнәп үскән авыл малайларына иснәтү алай да рәхәт иде.

Айдар ГЫЙМАДИЕВ, “Сабантуй” журналының баш мөхәррире.

Добавить комментарий