Хеллоуин —хәтәр уен

Журналыбызда дөнья күргән язмаларга карата укучыларыбыз фикерен ишетү безнең өчен бик мөһим. Күптән түгел Хәнәфи ага Бәдигыйдан да шундый кайтаваз килеп иреште. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

 ХЕЛЛОУИН – ХӘТӘР УЕН

Матбугатта дөнья буйлап таралган Хеллоуин йоласына багышлан язмалар чыгу мине дә кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Шундыйларның берсе язучы Рифә Рахманныкы булып, ул сезнең журналда («Яманның уены яман», №4, 2017, 38–39 битләр) дөнья күргән иде. Шәхсән үзем мондый язмаларны кирәкле мәгълүмат һәм кисәтү буларак кабул итәм. Уйлавымча, андый яман уен – хәтәрлеге, бозыклыгы, әхлаксызлыгы белән безнең милләтебезгә, динебезгә чит-ят, имансыз күренеш. Аның иблис-шайтан коткы-вәсвәсәсенә тиң булуы турында һәр гаиләдә, мәктәпләрдә, мәчет-мәдрәсәләрдә, матбугат аша аңлату-тәрбия эше алып барырга кирәк. Мәкаләдә әлеге шайтани уенның мәгънәсезлеге, яманлыгы, куркынычлыгы, яшәргә дәгъва кылуы һәм аңа каршы тору кирәклеге турында язылган. Әмма бер язмада гына бу турыда барысын да сөйләп бирү бик озынга китәр иде, һәм ул мөмкин дә түгел. Шуңа күрә, анда әйтелгәннәрне кабатлап тормыйча, әлеге яман чирнең ничек, кайда килеп чыгуы, таралуы, хәтәрлеге турында кайбер өстәмә мәгълүматлар белән таныштыру зыян итмәс дип уйлыйм. Фикер алышулар алга таба да дәвам итәргә мөмкин.

Матур яңгырашлы кебек тоелган  «Бөтен изгеләр көне» («Бөтен изгеләр көне алды») дип аталса да, мин Хеллоуинны иң шыксыз, иң чиркангыч, иң куркыныч, иң хәтәр, иң мәгънәсез дини хорафатларның берсе дип саныйм. Туган җире – мәҗүси Ирландия. Ул һәр елны 31 октябрь көнне, ягъни көзнең кышка керүе, иген-ашлык җыелып, җирнең ак кар белән каплануы, тере һәм үле дөньяның, яшәү белән үлемнең бергә кушылуы уңаеннан «Самайн» исеме белән «бәйрәм» ителә. Тора-бара күп илләргә таралган. Христиан дине килгәч, иблис-шайтанга табынучы друидлар аны «шабаш» дип атаган. Рим папасы, моңа каршы тору өчен, 1 ноябрьне «Бөтен изгеләр көне», 2 ноябрьне «Рухлар көне» дип игълан итсә дә, мәҗүси гадәтләр барыбер сакланып калган. Хәзерге вакытта Хеллоуин Канада, Ирландия, Австралия, Италия, Англия, аеруча Америкада зурлап бәйрәм ителә.

Узган гасырның 90 елларында ул Россиягә дә үтеп керә. Аны иске ел белән яңа ел кушылган көн итеп тә билгеләп үтәләр. Бөтен традицияләре сакланмаса да, гайрәтне чигерерлек чиркангыч шыксызлыгы хәттин ашкан. Дөрес, аны күңел ачу, шаяру, кыланып киенү, көзгегә, янып торган шәмгә, карталарга, хорафатлы такталарга карап күрәзәчелек итү бәйрәме дигән булып, яхшы итеп күрсәтергә омтылу да бар. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк: төрки халыклар, шул исәптән татар халкы да көн белән төннең язгы тигезлеге – 21 мартны, Нәүрүзне, яңа елны каршылуны зурлап, күңелле итеп бәйрәм итә. Мәҗүсилек билгеләре булса да, анда бернинди хорафат юк.Ул безгә Ираннан кергән, иске календарь буенча яңа ел башы көне.

Хеллоуинчылар – өрәк, албасты, убырлы карчык, мумия, сихерче, күз буучы киемнәренә төренеп, кеше куркытып, тик торганда балта-пычаклар күтәреп, кешегә ташланучы чиркангыч затлар. Боларның символлары, ягъни шартлы билгеләре – кабак. Аңа кот очарлык зур күзләр, авыз уемнары киселеп, эченә янып торучы шәм куела. Анысы «Джек фонаре» дип атала. Аның үз тарихы бар. Англиядә аны шалканнан һәм чөгендердән кисеп ясыйлар. Кот очарлык куркыныч вакыйгаларга, тәнгә каз тәне чыгарырлык шикелсез музыкага табына андыйлар. «Бәйрәмгә» мәче башлы ябалак, ярканат, бүре, үрмәкүч, елан, мәче, аю, аҗдаһа ише чиркангычларны, җен-пәриләрне, албасты-убырларны, иблис-шайтаннарны «кунак» итеп чакыралар. Россиянең үз шыксыз-шикелсезләре бар. Шундыйлардан кунакка Баба Яга, Үлемсез Кощей, албасты, кикимораларны дәшәләр. Татарстанда моңа Шүрәле, йорт, су ияләре өстәлә.

Хеллоуин төрле илләрдә төрле хорафатларга бәйле. Мәсәлән, Австриядә, теге дөньядагы рухларга дип, төнгә өстәлгә икмәк телеме белән  бер стакан су куялар. Германиядә, рухлар зыян салмасын дип, ул төнне пычакларны яшерәләр. Чехиядә, рухлар һәм аларның җаннары утырсын өчен, камин миче янына икешәр утыргыч куялар. Кытайда рухлар өчен кечкенә кәгазь кораблар, акча, фоторәсемнәр яндыралар. Тарихи чыганакларда югары цивилизациягә ирешкән дип күрсәтелгән ацтек, майя халыкларының жрец-каһинннары, ягъни мәҗүси дин башлыклары тарафыннан, алла куша дип, кешеләрне коточкыч газаплап үтерүләр белән тарихка кереп калган Мексикада аны мәетләр хөрмәтенә тоташ өч көн бәйрәм итәләр.  Россиянең үз шикелсез затлары күп. Алар барысы да килбәтсез, чиркангыч, карачкы кебек йолкыш, сәләмә киемнәргә төренә. Традицион, гомум кабул ителгән уеннары – нинди дә булса савытка салынган суда, кул белән кагылмыйча, авыз белән алма тоту. Кем күбрәк алма тота, шул җиңүче булып исәпләнә. Өй, бүлмәләрне дә өрәк, сихерче, үрмәкүч, елан, тычкан ишеләрнең рәсемнәре, аларның кипкән сыннары белән «бизиләр», караңгыда шәм яндырып утыралар, махсус заказ белән язылган җан өшеткеч «теге дөнья музыкасы»н тыңлыйлар. Өстәлгә алма, печенье, кабактан әзерләнгән төрле камыр ашлары куела.

Аерым илләр, диннәр бу шайтани уенга төрлечә мөнәсәбәт белдерә: яклаучылары да, каршы килүчеләре дә бар. Россиядә күп очракта ул уенга карата тискәре мөнәсәбәт булса да, тарафдарлары да шактый. Тирән тамырлары белән мәҗүсилеккә ялганган, хәзер христианлык белән тоташкан мондый шайтани, гайре табигый уенны ислам дине тулысынча кире кага, чөнки ул – безнең милләткә, яшь буынга, балаларга, чит-ят, гаять зыянлы күренеш. Шулай булуга карамастан, автор язганча: «Рәсәй шәһәрләре, шул исәптән Мәскәү һәм Казан Хеллоуинны бик зурдан уздырды. Яманга иярүне алга куйган эшлексез үсмерләр бу хәрәкәтне киләчәктә дә нык көчәйтергә мөмкин дип уйларга җирлек бар. Яңа заман уенының зыяны да күз алдыбызда: шушы шаярулар вакытында йөрәк өянәгеннән үлүчеләр дә, психикасы бозылып калучылар булганлыкны да еш яздылар. Зыянны гади халык күргәнне онытмаска кирәк. Гади бәйрәмгә хәзерлек кебек башланган гамәлләр дөньякүләм куркыныч хәрәкәт төсен алды. Шушы шартларда аерым җирләрдә кайбер балалар, үзләренең «Явыз клоуннар» тарафыннан эзәрлекләнүеннән куркып, хәтта мәктәпләргә дә коралланып йөри башлады».

Нәтиҗә ясап әйткәндә, шаяру дип кабул ителергә мөмкин булган Хеллоуин дигән бу яман, хәтәр, әхлаксыз, куркыныч, чиркангыч «уен» тарафдарына әйләнүдән, йогышлы чирдән сакланган кебек, нык сакланырга кирәк. Аянычка, әлеге мәҗүси бәйрәмнең тамырларын, эчтәлеген белмәгәнгә күрә, безнең Татарстан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында аңа бик тиз кушылып киттеләр. Уеннан уймак чыга, ди безнең халык. Хеллоуинның бүгенге идеясез яшьләр өчен яңа төр яман секталар оештыру өчен этәргеч булуы да бик мөмкин бит.

Хәнәфи БӘДИГЫЙ

Фото чыганагы: ihappymama.ru

Добавить комментарий