Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәзер әни булып уйнамыйлар

7 сентябрь – сугыш уенчыкларын юк итү көне. Ул Бөтендөнья ата-аналар кайгырту күзәтүеннән мәхрүм балаларга һәм ятимнәргә ярдәм итү ассоциациясе тәкъдиме белән 1988 елдан бирле үткәрелә.Илдәге кризиска...

7 сентябрь – сугыш уенчыкларын юк итү көне. Ул Бөтендөнья ата-аналар кайгырту күзәтүеннән мәхрүм балаларга һәм ятимнәргә ярдәм итү ассоциациясе тәкъдиме белән 1988 елдан бирле үткәрелә.


Илдәге кризиска карамастан, әти-әниләр уенчыклар сатып алуны чикләмиләр икән. Кибетләрдә бәяләр арту белән, уенчыкларны интернет аша алучылар күбәйгән. РБК.research тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Россиядә балалар товарларын шул рәвешле сатып алучылары дүрт миллионлап  исәпләнә. Уенчык сату – көчле рекламага, оста психологик алымнарга корылган индустрия. Мәсәлән, “Винкс” курчакларын гына алыйк. Бала башта мультфильмны карый, һәр геройның исемен, холкын өйрәнә. Яраткан геройлары барлыкка килә. Мультфильм арасында күрсәтелеп алынган реклама да үз ролен уйнамый калмый. Бала кибет киштәләреннән әлеге курчакны таптыра башлый. Алай гына да түгел, теләсә кайсы башка уенчыкка, киемнәргә дә “Винкс” логотибы төшерелә, әлеге курчаклар ясалган шоколад-конфетлар, портфель, канцелярия товарлары чыгарыла. Шул рәвешле балалар өчен бренд тудырыла. 11-13 яшькә җитеп тә, коллекция өчен мондый курчакларны җыючы балалар бар. Алар өчен уенчыкның кирәкле яисә кызыклы булуы мөһим түгел, ә нәкъ менә башкалар алдында кәпрәю өчен дә кирәк. Бер уенчыкның 1500-2000 сум торуын исәпкә алсак, җитештерүчеләр өчен балалар товарлары иң кулай өлкә икәнен аңлыйсың.


Моның әллә ни начарлыгы юк сыман. Тик бөтен әти-әниләрнең төп зары: уенчыклар ямьсез, куркыныч. Мисал өчен, “Братц”, “Монстр Хай” курчакларын алыйк. Артык озын аяклар, артык нечкә бил, күренер-күренмәс борын, кабартылган ирен, кычкырып торган макияж, гламур кием... Аларны киендереп, бизәндереп, чәчләрен буяп кына уйнарга була. Курчак өчен киемнәрне кулдан тегеп булмый, чөнки пропорцияләрне туры китерү авыр. Бу курчаклар гардеробы кибеттә сатыла, һәр бала бу турыда белә. Әлеге уенчыкның девизы: “Без – модада алдынгылар!” Курчакны ашатып, йоклатып, тәрбияләп уйнаганда кыз балада булачак әни хисләре тәрбияләнә, ди психологлар. Әмма болар белән бәбиле уйнап булмый. Кыз балада матурлык турында ялгыш фикер формалаша. “Миңа диетага утырырга вакыттыр инде?” – дигән сорау белән әнисен аяктан ега яза 10 яшьлек Камилә. Ябык кызлар гына матур дигән фикерне курчаклар аша кече яшьтән сеңдерү – анорексия авыруының бер сәбәбе, ди табиблар. Ә бу курчакларны аеруча 8-13 яшьлек кызлар яратуын исәпкә алсак, сагаерга урын бар.


Коллекция өчен чыгарылган уенчыклар – тагын бер ятьмә. Монда инде бер уенчык белән генә котыла алмыйсың. Чөнки коллекциядә 10нан да кимрәк курчак булмый. Әле аның кайберләре кыйбатлы журналлар белән генә сатыла. Исраф дими, ни дисең?


Фоторәсемнең чыганагы: www.mytoys.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ