Хезмәткәрләрнең тәнендәге кара янган урыннарын, имгәнүләрне теркәп барырга җыеналар

Министрлыкта Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә җыеналар. Төзәтмәләр кабул ителсә, эш бирүче хезмәткәрләренең имгәнгән, кара янган урыннарын исәпкә алып барырга тиеш була. Эшче кеше җәрәхәт алса, хәтта тәне кара янып кына чыкса да, бу хакта эш урынында тиешле кешеләргә хәбәр итеп, аны теркәп куюны сорарга тиеш була.

Төзәтмә авторлары фикеренчә, мондый чаралар җитештерүдәге бәхетсезлек очракларын киметергә ярдәм итәчәк, чөнки җиңелчә имгәнүләрнең күпчелеге хезмәт процессында куркынычсызлык таләпләре үтәлмәү сәбәпле килеп чыга.

Бүгенге кануннар эш бирүчедән хезмәткәренең сәламәтлегенә кагылышлы җитди булмаган проблемаларны күзәтүне таләп итми. Ул бары предприятиедә алынган җитди җәрәхәт һәм имгәнүләрне генә тикшерергә бурычлы. Тик нәкъ менә исәпкә алынмаган җитди тоелмаган микротравмалар һөнәри авыруларны китереп чыга дип саный белгечләр. Шунысы да бар, күп кенә алга киткән илләрдә бу инде күптән яңалык түгел икән.

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2017 елда җитештерү өлкәсендә хезмәткәрнең үлеменә китергән 1595 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Эш урынында үлүчеләр саны барлыгы 2,6 меңне тәшкил итә. Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, суицид һәм эчкечелек – киң таралган сәбәпләрдән.

Хезмәт кодексына әлеге үзгәрешләр кертелүдән нәтиҗә булырмы?

Фәния Әминова, лаеклы ялда:

– Ит комбинатында эшләгәндә тездән резин сапоги кия идек. Аяк астында уралган күселәрне тибеп җибәрергә ярап куйса да, көне буе аны киеп йөрү газапка тиң иде. Авыр, уңайсыз, аякка таккан гер кебек. Эш беткәч аны салып ату рәхәт булса да, сызланудан тиз генә котылып булмый. Аякларда – гел сөял, кырылып беткән урыннар, алдан чарасын күрмәсәң, канап ук чыгарга мөмкин. Әгәр боларны теркәп бара торган булсалар – һәр хезмәткәргә кенәгә җитмәс иде. Итне балта беләп турап торучыларны әйтмим дә инде. Анда көн дә җәрәхәтләнделәр.

Соңрак СК заводында эшләп алдым. Анда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, бер иптәш хатын начар газлардан аңын югалтып зур биеклектән егылып төшкән иде. Бик озак дәваланды. Кая аны кайгырту инде ул чакта. Хезмәт кагыйдәсе үтәлмәгән өчен җәза бирмәсеннәр

дип үзе үк курыкты. Җитештерү өлкәсендә мондый күренеш хәзер дә беткәндер дип уйламыйм.

Дамир Шәмсетдинов, автоматик машиналар һәм линияләр төзәтүче өлкән белгеч:

– Инде 12 ел бер заводта хезмәт куям. Бәрелү-сугылу, бармаклар киселү, имгәнү… Дистәләгән очракны атый алам. Тәнемдәге кырылган, кара янган урыннарга хатыным да, кечкенә балабыз да гаҗәпләнми башлады инде. Монда кемне гаеплисең, эше шундый, кул хезмәте бит. Тик бу кара янган урыннарымны кемгәдер күрсәтеп, теркәтеп йөрү миңа ни бирә икәнлеген генә аңлап бетерә алмыйм. Канун канун белән, ә эш процессындагы чынбарлык кагыйдәләр белән бик чагышып бетми шул. Җитәкчелек эштә алган имгәнүләрне нәкъ менә эштә алган дип теркәтүне яратмый. Алар өчен бу чыгым һәм өстәмә тикшерүләр. Әгәр хезмәткәр барыбер үземнекен итәм дип йөри башласа, хезмәт урынында алган имгәнүендә эш бирүче гаепле дип калдырса – ул бу эшендә кала алмый инде. Компенсацияләрен түләтсә дә, кире эшенә чыгып тынычлап эшләү турында онытырга мөмкин. Бу схема безнең илдә җитештерү өлкәсендә тамыр җәйгән инде. Яңа канун үтәлерме дигән шигем бар

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *