Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләчәк 15 меңгә түзмәячәк

 «Яшьләр сәясәте – ХХI гасыр чынбарлыгы» дигән темага кызыклы сөйләшү булып узды. Анда Россия Дәүләт думасының физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы, Россия студентлар спорт...

 «Яшьләр сәясәте – ХХI гасыр чынбарлыгы» дигән темага кызыклы сөйләшү булып узды. Анда Россия Дәүләт думасының физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы, Россия студентлар спорты берлеге вице-президенты Марат Бариев, ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рөстәм Гарифуллин, Республика студентларының хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков, ТРның Авыл яшьләре берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина каләм һәм эфир әһелләре каршында чыгыш ясадылар һәм журналистларның күп кенә сорауларына җавап бирделәр.


Очрашу 27 июньдә Яшьләр көне билгеләнеп үтүе уңаеннан оештырылган иде.



«Яшьләр проблемасы,- диде Марат Мансур улы,- һәрвакытта да дәүләт алып барган сәясәтнең күз уңында тора. Яшь буынның тормышта үз-үзләрен табу, аларнының актив тормыш алып барулары өчен  илдә күп эш башкарыла. Әмма Россия Федерациясендә шушы көнгә чаклы  яшьләр турында закон юк. Кем соң ул яшь кеше, ничә яшь аңа? Кайда, ничек яши ул,   кем эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә? Һөнәри осталыгы белән кем кызыксына? Гомумән, бармы бу эш белән кызыксынучы оешма?Сораулар бик күп. Кистереп җавап бирүче генә юк. Аннары интернеттан негатив материаллар караган яшьләрне сүгәргә керешәбез. Яшьләр турында канунны кабул итми торып, без алга таба социаль сәясәтне үстерә алмыйбыз. Социаль дәүләттә яшәгәнлегебезне белик».



Сүзне спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин дәвам итте.



«Без 14-30 яшьтәге илдәшләребезне яшьләр дип йөртәбез,- диде ул.- Татарстанда алар җәмгысе 950 мең».



Республикада алар өчен 400 дән артык төрле юнәлештәге клублар, ял лагерьлары эшли. Экстремистик агымнарга, тайгак сукмакларга кереп китмәс өчен төрле тәрбия чаралары үткәрелеп тора. Спорт ярышлары, төрле бәйрәмнәр уздырыла. Ринат Садыйков яшьләр арасындагы эшсезлектә һөнәри белем бирү йортлары ябылуының да өлеше зур дип  аңлатты.



«Һөнәри юнәлеш бирү дә шул сәбәпкә бәйләнеп китә,- диде ул. - Быел безнең студентлар отрядларының зур төркеме Шәрык космодромында, Ямал ярымутравында, Калининград, Санкт-Петербург калаларында хезмәт итә. Медиклар Краснодарда һәм Кырым шәһәрләрендә эшли. Төрле маршрутлардагы поездларда озатучы булып хезмәт куючы егет һәм кызларыбыз да бар. Педагогик отрядлар балалар белән җәйге ял лагерьларына таралды».



Бик зур проблема: вуз бетергән яшь белгечләрне әле дә булса 15 мең сумлы хезмәт хакы көтә. Яңа закон кабул итми торып, аны әлегә, ни кызганыч, хәл итеп булмый. Очрашу күңелдә төрле уйлар калдырып  тәмам булды. Их егетләр, шактый хезмәт куйган татар зыялылырының  да хәзер дә бу киртәдән ерак киталганы юк бит әле. Ә гомерләр уза.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ