Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләсе атнада Казанда «Россия студентлары атналыгы» үтәчәк.

Мәгълүм булганча, Казан элек-электән студентлар каласы саналып килә. Шуңа да Татарстан башкаласының 17 октябрьдән 21 енә кадәр илебездә «Бердәм Россия» «Яшь гвардия»се карамагындагы студентларның «Кам...

Мәгълүм булганча, Казан элек-электән студентлар каласы саналып килә. Шуңа да Татарстан башкаласының 17 октябрьдән 21 енә кадәр илебездә «Бердәм Россия» «Яшь гвардия»се карамагындагы студентларның «Кампус» дигән коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан игълан ителгән студент яшьләрнең I Бөтенроссия форумында иң беренчеләрдән булып катнашырга ризалык бирүе бер дә гаҗәп түгел. Халыкта: «Беренче коймак төерле була», дигән гыйбарә бар. Тик әлеге форумны уздырырга алынучылар әлеге чара тиешле югарылыкта үтәчәк, дип ышандыра. Беренче тапкыр гына уздырылса да, студентлар мәнфәгатен кайгыртуны күздә тоткан бу форум быел, Казаннан тыш, әле Россиянең студентлар аеруча күп булган 27 каласындагы 80 нән артык югары уку йортында үтәргә тиеш. Биш көн дәвамында студентлар катнашында узачак чараларда яшьләрне борчыган проблемалар, алар тәкъдим иткән проектлар, башлангычлар уртага салып тикшеререләчәк. Соңыннан аларда яңгыраган фикер-тәкъдимнәр нигезендә «2016 – 2017 елларга студентларның эш-гамәлләре планы» һәм «Россия студентларының бүгенге хәле турында» дигән доклад әзерләнәчәк.


Россия студентларының I форумы эшендә барысы 8 меңнән артык егет һәм кыз катнашырга җыена, шуларның 500 дән артыгы – Татарстаннан.


«Россия студентлары атнасы»ның һәр көне мавыктыргыч, студент яшьләр күңеленә хуш килердәй чараларга бай булачак. Ачылыш тантанасы 17 октябрьдә Казан дәүләт энергетика университетында үтәчәк. Анда студентларның «Кампус» коммуникацияләр агентлыгын тәкъдим итәргә җыеналар. Анда өстәмә белем алуны, студентларның стажировка үтүен һәм ялын оештыру, укучы яшьләрнең хокукларын яклау һәм аларга кыен тормыш ситуацияләре вакытында теләктәшлек күрсәтү мәсьәләләре күтәреләчәк. Форумның икенче көне – «Һөнәри үсеш көне», өченче көне – «Студентларның хокукларын яклау», дүртенче көне – «Студентларның үзүсеше һәм инициативалары көне» исеме белән үтәчәк. Форумның соңгы көнендә аңа йомгак ясалачак, аны уздыруда аеруча активлык күрсәтүчеләрне бүләкләү дә күздә тотыла.


Болар хакында бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстандагы «Яшь гвардия» оешмасы җитәкчесе Динар Бариев һәм «Татарстанда Россия студентлары атналыгы»ның программ директоры Екатерина Липина сөйләде.


Таһир САБИРҖАНОВ


Фоторәсемнең чыганагы: http://www.ehu.lt/ru/o-nas/student

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ