Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләсе елда һәр районның милли мәгарифне үстерү буенча программасы расланачак

2016 елның 19 нчы августында «Татарстан Республикасында  2030 елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясе» кабул ителде. Соңгы концепция 1980 елларда кабул ителгән иде. Ә ноябрь ахырында әлеге страт...

2016 елның 19 нчы августында «Татарстан Республикасында  2030 елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясе» кабул ителде. Соңгы концепция 1980 елларда кабул ителгән иде. Ә ноябрь ахырында әлеге стратегик документны тормышка ашыру буенча 2020 елга кадәр «Юл картасы» расланды. Монда һәр чара исемләп, даталап урнаштырылган, җаваплы кешеләр билгеләнгән.


 

«Эш район башлыкларыннан тора. «Юл картасы» нигезендә һәр район үзенең юл картасын эшләде. Без киләсе елда район башлыгы җитәкчелегендә үткәреләчәк киңәшмәләрдә һәр районның милли мәгарифне үстерү буенча программасын раслаячакбыз. Аннан соң республика дәрәҗәсендә дә район башлыклары белән киңәшмә уздырырга җыенабыз. Бу юнәлештә киләчәктә эшләячәкбез», - дип ышандырды Татарстанның Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ