Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләсе уку елында кемнәр стипендия алачак?

Татарстан Фәннәр академиясе республиканың укуда һәм фәнни эзләнүдә үзләрен күрсәткән югары уку йортлары студентларына ярдәм йөзеннән елга ике тапкыр семестр саен бирелә торган 15 стипендия булдырган....

Татарстан Фәннәр академиясе республиканың укуда һәм фәнни эзләнүдә үзләрен күрсәткән югары уку йортлары студентларына ярдәм йөзеннән елга ике тапкыр семестр саен бирелә торган 15 стипендия булдырган. Бу хакта Фәннәр академиясе сайтында хәбәр ителә.


2017/2018 уку елының көз-кыш семестрына Татарстан Фәннәр академиясе стипендиясенә югары уку йортлары студентлары өчен түбәндәге юнәлешләр буенча бәйге игълан ителә: Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре, Татарстан Республикасы халык хуҗалыгында энергия ресурсларын саклау ; Татарстан халкы тарихы һәм татар халкы мәсьәләләрен тикшерү; Татарстан Республикасының физика, химия, биохимия, машин төзелеше һәм нефть эшкәртү, ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә перспектив материаллар һәм технологияләр; Татарстан Республикасында экологик вәзгыять һәм халык сәламәтлеге; этник һәм дини каршылыкларны табу һәм чишү юллары.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ