Китапка мәхәббәт тәрбиялибез

«Уенчыкларны бирәм, ә китапларны – юк»

Әгерҗе районы Девятерня авылында яшәүче 11 яшьлек Лиана китапсыз яши алмый. «Баланың китапка тартылу-тартылмавында гаиләнең дә роле зур. Әгәр әти-әнисе, әби-бабасы, апа-абыйсы китап укырга ярата икән, балада да китапка кызыксыну үсәчәк, – ди аның әнисе Гүзәлия Габбасова. – Кечкенә чакта ук баланы үз яныңа утыртып әкиятләр, шигырьләр укырга, ә инде үсә төшкәч, үзе дә укырга өйрәнгәч, гаиләдә «китап уку сәгате» булдырырга киңәш итәр идем. Кызыбыз Лианада укуга мәхәббәтне без шулай тудырганбыздыр. Вакыт булуга, өйдә кулга китап алабыз. Эх, ул китап укуның рәхәтлекләре! Лиана өч яшендә хәрефләр танып, укырга өйрәнде. Аның укырга өйрәнү теләге шундый көчле булды, «Әлифба»сын алып үзе безнең янга килеп җитә иде. Лиана өчен бүген дә иң кадерле әйбер – китап. Кечкенә чакта шәһәргә баргач та кибеттән уенчыклар сорап аптыратмады, китап кибетенә алып керергә куша иде. Аңа җыйган басмалар киштәләребезгә дә сыймый. Шулай бервакыт: «Кызым, әйдә, бу кечкенә чакта укыган китапларыңны башка балаларга бирик әле», – дим. Ризалашмады, «Әни, әнә, уенчыкларымны бирәм, ә китапларымны бирмим», – ди».

Гүзәлия ханым үзе мәктәптә башлангыч сыйныф балаларына белем бирә. Аның әйтүенчә, китап укырга яратмаган балаларның сөйләм теле дә, фикерләве дә икенче. «Билгеле, аның бүген заманасы да башка, – ди Гүзәлия Габбасова. – Компьютер, планшетлар, кәрәзле телефоннар һәм тагын без белеп бетермәгән әллә нәрсәләр бар. Болар баланы үзенә «йота», сабый алардан аерыла алмый башлый. Бала ул компьютер уеннарыннан ни ала соң?! Аларга чик куеп, алмашка «китап чире» йоктыру күпкә яхшырак, минемчә».

Күп еллар дәвамында шундый «чир» белән «авырган» Ирек Рәхмәтуллин башкачарак уйлый. «Китаптан аерылу бик авыр. Яхшы басманы укып бетергәч, яңасын алырга китапханәгә барасың. Әгәр ул бикле булса… кәеф кырыла, үзеңне хәтта иң бәхетсез кеше итеп тоя башлыйсың. Китап укуны мин зәйтүн җимеше белән чагыштырыр идем. Аны да бит беренче ашаганда яратып бетермисең. Ә бер ияләшеп киткәч, кибеттән зәйтүн алмый чыкмыйсың, – ди ул. – Икенче сыйныфта белем алучы улымны китап укырга өйрәтә алмыйм. Минутка 18-20 сүз укыйбыз. Укырга бернинди дә теләге юк. Китап тотып утыруны җәза буларак кабул итә. Теләге булмаган баланы көчләп укытуның мәгънәсен күрмим».

Мәхәббәткә 7 адым
Беренче адым. Үзегездән башлагыз. Өлкәннәр укырга яратмаган гаиләдә баланың китапка мөкиббән булуы бик шикле. Кайберәүләр моның белән килешмәскә дә мөмкин. Тик тумас борын китап ярата башлаучы сабыйлар бик сирәк. Калганнарда исә китапка мәхәббәтне тәрбияләргә кирәк.

Икенче адым. Укыган әсәрегез турында балага да сөйләгез. Әгәр ул аңлардай икән, иң кызыклы урыннарын кычкырып укырга мөмкин. Сабыйда үзе укыган әсәрләр, туган хис-кичерешләре белән уртаклашу теләге уятырга тырышыгыз. Буш вакытыгызда исә бала яраткан әкият яки хикәяне чиратлап укый аласыз.

Өченче адым. Бала яратып укысын дисәгез, үзегез дә бик теләп аңа йоклар алдыннан әкият укыгыз. Ул үзе укый белгән очракта да кычкырып укырга иренмәгез. Тик бу эшне иртәрәк башларга онытмагыз. Укыганнарыгыз турында фикер алышырга да вакыт калсын. Сабый кара, күңелсез хәрефләр артында әллә никадәр серләр яшеренгән могҗизалы дөнья барлыгын аңларга тиеш.

Дүртенче адым. Мәҗбүр итмәгез. Балагызны «Телевизор каршында күпме утырырга була, әнә, китап укы!» яисә «Өч бит укымыйча урамга уйнарга чыкмыйсың» дип күпме генә ачулансагыз да, ул китап ярата башламаячак. Алай гына да түгел, ул китап укуны җәза буларак кабул итәчәк.

Бишенче адым. Балага сайлау мөмкинлеге тудырыгыз. Өйдә аны кызыксындырган темага китаплар булсын. Китап кибетеннән балагыз сайлаган китапны сатып алыгыз. Бәлки, ул басма сезгә ошап та җитмәс, тик нәрсәдәндер башларга кирәк бит. Сез тәкъдим иткән Мәһдиев һәм Миңнуллиннарны укудан баш тартса да, китапханәдән үзе алып кайткан очкыч һәм танклар турындагы басмаларны балагыз күз йөртеп булса да чыгачак. Борчылмагыз, килер бер көн, Мәһдиевләргә дә чират җитәр.

Алтынчы адым. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Үзегезнең бала чакта юрган астында фонарь яктыртып укыган китабыгызны хәтерлисезме? Белмәмеш турында идеме ул, мушкетерлар хакындамы? Һәркемнең яраткан китабы була. Тизрәк аның ахырына барып җитеп, вакыйганың ни рәвешле төгәлләнгәнен беләсе килә. Укып бетергәч исә, нигә бетте инде, дип куясың. Нәкъ менә шул китаптан соң тагын да кызыклырак әсәр табасы килү теләге туа башлый. Сабырлыгыгызны җыеп, балагызга әнә шул беренче кадерле китапны табарга ярдәм итегез. Дусларының нинди китаплар укуын сораштырыгыз.

Җиденче адым. Балагызның теләк-фикерләрен хөрмәт итәргә өйрәнегез. Ул журналлар укырга яратамы, энциклопедияләр белән кызыксынамы – укыганнары турында чын күңелдән сораштырыгыз. Әмма бу өй эшен тикшерүне хәтерләтергә тиеш түгел. Сорауларыгыз ясалма булмаса, балагыз тагын берәр кызыклы әйбер укып, сезгә сөйләргә тырышачак. Үзегез дә балагызга укыганнарыгыз турында сөйләгез. Мондый әңгәмәләр вакытында сабыегызны мактарга онытмагыз!

Бу хакта белгечләр ни уйлый?

Мәдинә Моратова.

Добавить комментарий