«Көйсез»ләрне көйләү юлы

Баланы көйлим дип чамадан тыш тырышлык күрсәтү, аның һәр теләген үтәү кайчак күңелсез нәтиҗәләргә китерә. Әлбәттә, ата-ана үз баласын ярата һәм моның бер начарлыгы юк, тик берәү дә, бу яратуы сәбәпле, баласының эгоист, үз ихтыяҗларын гына кайгыртучы булып үсүен теләми бит.

Бала дөньяга килүенең беренче минутларыннан ук әйләнә-тирәдәгеләр белән «элемтә» урнаштыра. Тавышы ярдәмендә үз ихтыяҗларын «аңлата». Шуннан чыгып авазлары да, интонациясе дә үзгәрә. Шул рәвешле, кечкенә кеше әйләнә-тирә белән элемтә коруның беренче тәҗрибәсен туплый. Үскән саен аның ихтыяҗлары да үзгәрә. Нәкъ менә шул этапта баланың өлкәннәр белән үзара «каршылыклары» башлана. Сабыйның һәрнәрсәне тотып, үзенчә «татып» карыйсы килә, әмма өлкәннәр аны бу эштән тыя. Мәсәлән, әле генә кайнап чыккан чәйнек, эшләп торган үтүк янына якын җибәрмиләр. Ә баланың ни өчен бу әйберләргә кагылырга ярамаганлыгын бик тә беләсе килә. Өлкәннәр тота, куллана ич, ә аңа ярамый. Ни өчен шулай? Сабыегызга бу «ярамый»ларның сәбәбенә төшенергә ярдәм итегез. Мәсәлән, чәйнектәге су 45 градуска кадәр сүрелгәч, тотып карарга рөхсәт итегез. Бала бераз кулын пешереп алып, «тәҗрибә» туплаячак. Ни өчен һаман үзенә «пеш-пеш» итә, «кайнар» дип кисәтеп торган сүзләрнең мәгънәсенә төшенәчәк ул. Шул рәвешле башка әйберләр белән дә «тәҗрибә» ясатып карый аласыз.

2,5-3 яшьләргә бала бу дөньядан нәрсә алырга теләвен яхшы белә инде. Тормыш рәхәтлекләрен татып карау теләге дә гел алгы планга чыга бара. Аны тәмле ризыклар, уенчыклар, мультфильмнар кызыктыра. Бу чорда аның холкы формалаша, баланың билгеле бер гадәтләре барлыкка килә һәм алар аны гомер буе «озатып» бара. Гадәтләренең ничек формалашуы, аның нинди социаль күнекмәләр алган булуы әйләнә-тирәсендәге өлкән кешеләрдән тора. Нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсәне ярамавын алар хәл итә бит.

Барыбыз өчен дә таныш булган хәлләрдән алган күнекмәләрне карап үтик. Мәсәлән, балаларның кибеттә күзе төшкән нәрсәсен сатып алуны таләп итеп көйсезләнүе. Кайчак елап, бөтен кибетне «күтәрәләр». Мондый чакта ике генә юл кала: йә сораган әйберен сатып алырга, йә елата-елата алып чыгып китәргә. Көйсезләнүне хәл итүнең әлеге ысуллары нәрсәгә китерергә мөмкин соң?

Беренче ысул бала аңына «ни телим шуны алам, ничек телим шулай яшим» теләген кертә. Тора-бара фаҗигагә әйләнү куркынычы булган бу ысул түбәндәгечә «калып»ка салына башлый: өч яшьтә – уенчык, ун яшьтә күңел ачарга мөмкинлек, 14-18 яшьләргә – модалы кием бир һәм минем тормышка кысылма. 18дән соң машина, фатир һ.б. сорый. Әгәр сез, ата-ана буларак, минем бу теләкләремне канәгатьләндерә алмыйсыз икән, димәк, сез бернигә яраксызлар, кирәксезләр. Ә мин үз дигәнемә барыбер ирешәчәкмен. Урлап булса да ирешәм…

Икенче ысул сабыйга «мин бу әйбергә беркайчан да ия була алмаячакмын» дигән фикер сеңдерә. Әлеге ысул да яхшыга китермәячәк…

Дәвамы.

Миләүшә Хисмәтуллина, психолог.

Добавить комментарий